Төрек шашкасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төрек шашкасы latin yazuında])

Көрәшчеләр бәйгесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрек шашкасында (Türk daması'нда) уен диаграммадагы торыштан башлана.

“Төрек шашкасы” — искиткеч мавыктыргыч, катлаулы комбинацион һәм үтә санаулы уен. Төрек шашкасы партияләре ничьяга бик сирәк тәмамлана, моның өчен гади шартлар бар: ике якның да дамнары бертигез санда булырга тиеш. Төрек шашкасында ике дам берне җиңә. Тактада берәр гади шашка калган очракта да уен дәвам иттерелми, ничьяга тәмамланган дип санала. Әлбәттә, уен уртасындагы озакка сузылган маневрларда көндәшләр йөрешләрне кабатлау аша “солых килешүе” төзи алалар. Ләкин бу алым хупланмый, көрәштән качу дип бәяләнә, чөнки теләсә нинди позициядә дә, ике якның теләге булган мәлдә, уен барышын үзгәртү, дамнар катнашындагы уен азагына күчү мөмкинлеге була.

Инсафлылар мөгамәләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шул ук вакытта төрек шашкасы кагыйдәләре көндәшләрнең инсафлы һәм бер-беренә игътибарлы булын да таләп итә. Уенчы көндәше күреп торган хәлдә кенә йөреш ясый ала. Партия уенчыларның җанлы әңгәмәсе белән күңелле бер тамашага әйләнә. Ясалган йөреш нәтиҗәсендә шашкаларның күпләп сугылу ихтималы булса, каршы як бу хакта хәбәр бирергә тиеш. Димәк, ялгышып ясалган йөрешне кире алырга мөмкин. Ләкин “Орындыңмы — йөрисең!” кагыйдәсе, әлбәттә, төрек шашкасында да бар. Шулай да, көндәшнең игътибарсызлыгыннан файдаланып, гадәти “игра на хапок” алып бару төрекләрдә тыела. Гади шашка дамга әйләнү кыры алдына килеп баскач көндәшкә кисәтү ясыйлар: “Минем дамым пәйда булачак!” Шашка дамга әверелгәч тә, бу хакта игълан ителә. Озын сүзнең кыскасы, төрек шашкасы — үз-үзенә гашыйк булган алйотлар шөгыле түгел. Төркиянең шашка федерациясе чыганакларында “джентельменлык кагыйдәләре” (Centilmenlik kuralları) 12 таләптән тора.[1] Аның беренче кагыйдәсендә: “Türk Daması'nın esasınde Centilmenlik yatmakta”, — диелә. Татарчага тәрҗемә итеп тә торасы түгел: “Төрек шашкасының асылында (иске телдә — әсасында) джентельменлык ята”.
Дөнья халыкларының уеннарында аларның менталитеты да чагылыш таба.

Төрекләрдә — чын төрекчә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гади шашкалар алга, уңга яки сулга йөри һәм суга, ләкин “кыек йөрешләр” рөхсәт ителми. Күпчелекне сугу кагыйдәсе төрек шашкасына да хас. Гади шашка, дам кырына теләсә нинди юл белән барып җиткәч тә, “дам хокукларын” киләсе йөрештә генә ала. Дамнар, шахмат уенындагы түрәләр (түреләр) шикелле, бөтен юнәлешләрдә теләсә күпме шакмакка йөри һәм суга ала. Сугылган шашкалар тактадан йөреш беткәнче үк бер-бер артлы алына, шуңа күрә шашка уенының башка төрләрендәге “төрек сугуы” дигән халәт төрек шашкасында гомумән була алмый.
Диаграммада: Дебют тәмам. Каралар, аны-моны абайламыйча, һөҗүмгә күчә. Акларның унбишенче йөреше. Аларның бу ашык-пошык гамәлләрне тар-мар итүче комбинация үткәреп кире кагуын биредә карагыз:[2]
Уен өчен гадәти шашкалар да, шахмат пешкалары яки бертөрле фигуралары да файдаланыла. Төрекләр уен тактасын ак-кара төсләргә буяп тормый, чөнки моның бернинди әһәмияте юк. Алгы Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә еш кына уен кырын акбур белән җиргә сызып, төрле төстәге ташларны шашка итеп тә уйныйлар.[3] Төркиянең күп кенә кафе-рестораннарында шашка уйнау мөмкинлеге бар. Аларда кайвакыт шактый дәрәҗәле турнирлар да үткәрелә.[4]

Элегрәк төрек шашкасы уен тактасының безнең өчен гадәти булганнан (югарыдагы диаграммада күрсәтелгәннән) бер аермасы бар иде: уен кырлары киресенчә — ягъни хәрефләр белән уңнан сулга таба, саннар белән өстән аска таба билгеләнә иде. Хәзерге заманда төрекләр үз шашкасы нотациясендә “халыкара стандарлар”га күчтеләр.
Партия кырда бер якның шашкалары юкка чыкканчы яки “бикләнеп куелганчы” бара. Тактада дамга каршы гади шашка гына калса, уен дәвам иттерелми, аның нәтиҗәсе “югарырак дәрәҗәдәге” шашкасы булган уенчы файдасына билгеләнә.
Гади шашкалар алга, уңга яки сулга йөри һәм суга, ләкин “кыек йөрешләр” рөхсәт ителми. Күпчелекне сугу кагыйдәсе төрек шашкасына да хас. Гади шашка, дам кырына теләсә нинди юл белән барып җиткәч тә, тукталып кала һәм “дам хокукларын” киләсе йөрештә генә ала. Моңа охшаш “әрмән шашкасы” уенында — сугу юлы белән барып җитсә, туктамый һәм дам рәвешендә сугуны дәвам итә. Дамнар, шахмат уенындагы түрәләр (түреләр) шикелле, бөтен юнәлешләрдә теләсә күпме шакмакка йөри һәм суга ала.
Төрек шашкасы буенча башлангыч мәгълүматлар Türk Daması Başlangıç düzeyi öğrenme ve oynama сәхифәсендә [1] тупланган.

“Күп хәрәкәтле уен” җәүһәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрекләр үз исеме беркетелгән шашка төрен Çok hamleli oyun — “Күп хәрәкәтле (йөрешле) уен” дип йөртәләр. Уенның тактик өлешенә күчү алдыннан, озак вакытка сузылган маневрлар ясарга кирәк була.[5][6] Шуннан соң егермедән артык ярымйөрештән торган комбинацияләр үткәрү мөмкинлеге туа. Стандарт калыптагы адымнар байтак булса да, һич көтелмәгәннәре дә булмый калмый. Шуңа күрә төрек шашкасына “санаклар чорында” да үлем куркынычы янамый. Уенның тагын бер кызыклы үзенчәлеге: сугылган шашкалар тактадан йөреш беткәнче үк бер-бер артлы алына. Шуңа күрә шашка уенының башка төрләрендәге “төрек сугуы” дигән халәт төрек шашкасында гомумән була алмый. Ләкин аның хәрәкәтләрне җанландыручы кагыйдәләре (иң беренче чиратта, “төрек сугуы”ның төрек шашкасында булмавы) бер сугу йөрешендә көндәшнең дистәдән артык сугышчысын кырып салырга мөмкинлек бирә (диаграмманы кара).

A8 кырында урнашкан ак төстәге дам, a7, b5, e5, h3, f1, e6, f7, g6, d4, b6, d7 һәм f6 шашкаларын бер-бер артлы уң кул белән сугып һәм суккан берсен шунда ук сул кул белән тактадан алып ташлап, f1 кырында туктый. Бу сугу өермәсеннән соң, бары d6 һәм h7 шашкалары гына вакытлыча “исән кала”. Әлеге позиция төрек шашкасы буенча биш тапкыр дөнья чемпионы Фаик Йолдызның Мөхәммәт Әмир белән уйнаган партиясеннән алынган, дамның сугу йөрешенә комачауламый торган гади ак шашкалар күрсәтелмәде[7] (Мәкаләгә нигез итеп алынган язма сылтамасы).
Әйтергә кирәк, 2016 елда хатын-кызлар арасында дөнья чемпионы исемен Мәскәүдә яшәүче Украина кызы Дарья Ткаченко яулаган иде.[8]
Төрек шашкасының җәүһәрләрен Интернетта эзләп табарга мөмкин.[2] Хәтта 15 шашканы корбан итеп, берьюлы бөтен уен комлектын — 16 шашканы суга торган комбинацияләр дә очрый. Аларны Türk daması Federasyonu[9] — Төрек шашкасы федерациясе тәкъдим итә.[10]
Бәләкәй генә, әмма күркәм комбинацияләр, партия тәмамланды, котылдым, дигәндә дә уенчыларны сагалап кына тора:

1.f7-f8 йөрешен ясап, дам кырына үтеп кергәч, аклар җиңел сулап куйды: a2 һәм a3 шашкалырын “ашап” булмый, аларны алмаштырырга гына мөмкин, g4 шашкасын да дам ярдәмендә сигезенче рәткә җиткереп булса, ничья котылгысыз булып китә.
Ләкин караларның тиз генә җиңүгә ирешү мөмкинлеге бар: 1. …a5-a4 2.a3:a5 c5-c3 3.a5:c7 c3:c8:g8:g3 X.
  1. 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2018-09-22, retrieved 2018-09-20 
  2. 2,0 2,1 https://www.youtube.com/watch?v=bxH3-iTPWc8
  3. https://www.youtube.com/watch?v=mhKOkkQJjsQ
  4. https://www.youtube.com/watch?v=B_Li_QMlvGQ
  5. https://www.youtube.com/watch?v=s0QJ4rto2rU
  6. https://www.youtube.com/watch?v=f1oYpag9J_c
  7. https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D1%83%D1%80%D0%B5%D1%86%D0%BA%D0%B8%D0%B5_%D1%88%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%B8
  8. https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%BA%D0%B0%D1%87%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D0%BE,_%D0%94%D0%B0%D1%80%D1%8C%D1%8F_%D0%90%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%81%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0
  9. http://www.dama.org.tr/
  10. https://www.youtube.com/watch?v=1WBh1FlbN-s

https://www.youtube.com/channel/UCrspmkWMNz5uVQHUEY4jZyw