Төркем бәхәсе:Иң яхшы автор номинациясе өчен Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны мәкаләләре

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иң яхшы автор номинациясе өчен Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны мәкаләләре latin yazuında])

@ Сафин Кашаф

           1945 нче елның 9 нчы мае – дөньяны фашизмнан коткарган, иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышка нокта куйган көн. Әлеге онытылмас язгы көн Ватаныбыз тарихына бер үк вакытта шатлыклы да, кайгылы да бәйрәм булып кереп калган, сүнмәс дан, якты өметләр алып килгән. Күз яше аралаш елмаеп бәйрәм ителә торган  Җиңү бәйрәме –  хәзерге буын өчен изге көн, чөнки ул гаять зур корбаннар биреп яулана. Татарстан гына да җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озата. Шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында мәңгегә ятып кала. Күпләгән каһарманнарыбыз безнең өчен һәрчак батырлык үрнәге булып тора. Станоклар артында җиңү коралы койган, иген кырларында, маңгай тирен тамызып, фронтка икмәк үстергән, госпитальләрдә алсыз-ялсыз эшләгән шәфкать ияләрен һәрчак олы рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән искә алабыз. 
       Минем карт бабам да Сафин Кашаф Шәри улы 1914 нче елның 22 нче апрелендә Сарман районы Саклаубаш авылында дөньяга килә. 1921 нче елны укырга керә. Малай укуга да бик тырыш була. 7 класс белем ала. Кечкенә чагыннан ук җырга, уен-көлкегә бик  һәвәс була ул. Шуңа да яшь чагында гел сәхнә түрендә булып,”Асылъяр”, “Галиябану” кебек спектакльләрдә төп рольләрне башкарган. 1938 нче елны өйләнә, аннары, ямь өстенә ямь булып, уллары һәм кызлары туа. Шулай җай гына яшәп ятканда, фашистлар Германиясе безнең илгә каршы сугыш башлый. Җәйнең иң ямьле чагында күк йөзен кара болыт каплый. Сугыш башлана. Бу хәбәрне карт бабам болында печән чапкан җиреннән ишетеп кайта. Тыныч тормыш бетә. Авылдагы барлык ир-егетләрне сугышка җибәрәләр. Карт бабамны 1941нче елның 11 нче августында 27 яшендә сугышка алалар. Сугышта ул укчылар полкында хезмәт итә. Сугышның иң канкойгыч  җирләренә эләгә. Бабамның туган якларына бары бер хаты гына килеп кала. Озак та тормый  әсирлеккә  эләгә.  Аларны поездга утыртып,  Латвиянең Шталаг-350 концлагерьга алып китәләр. Лагерьга беренче әсирләрне 1941 нче елның июль аенда ук алып килә башлыйлар. Казармалар ягылмый, стеналары һәм тәрәзәләре аша җил өреп утыра. Хәрби тоткыннар 3 һәм 5 яруслы ятакларга урнаштырылалар.  Шунда  башлана аның сынаулары. Концлагерьда  ачлык бик көчле була. Совет солдатларын ашатмыйлар да диярлек. Фашистлар ипине солдатлар өстенә генә ыргыталар. Кайсы өлгерә,  ипине шул тотып ала, хәлсезләр ачлыктан  үлә. Нәрсә тапканнар,  шуны ашаганнар. Агачларда бер яфрак, җирдә үлән калмаган. Агачларның кайрыларын ашап, кәүсәләре ап-ак калган. Көчсезләрне, авыруларны атканнар,  газ камерасында үтергәннәр. Солдатларны ул концлагерьда бик нык эшләткәннәр. Әсирләрне урам аша авыр эшләргә куып алып барганнар, сакчылар аларга резин таяклар белән сукканнар, егылганнарны үлгәнче кыйнаганнар. Рига шәһәрендәге лагерьлар аша 200 меңнән артык хәрби тоткын һәм җирле халык үткән, шуларның 130 меңнән артыгы шунда һәлак булган. 
    Менә шундый газаплар, җимерелгән  кеше язмышлары аша килә ул Җиңү! 

Карт бабамның да әбиемә хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Яшьлеге чәчәк атканда тол калган әбием, гомере буе толлык әҗерен саклап, бабама тугры булып гомер кичергән. Яшь көе ир назын да күрмичә, егылган колхозны, үзе дә, балалары да ач килеш, иңнәрендә күтәрүдә катнашкан. Әнә шулай газиз ирен көтә-көтә, әбием картайган, бу фани дөньядан мәңгелеккә күчкән. Бабам турында мәгьлүматлар бик аз. Булганнарын да кадерләп буыннан буынга күчереп барабыз.

        Безнең өйдә иң кадерле урында “Хәтер” китабы тора. Аннан сугыш турында барлык мәгълүматларны да белә аласың. Шулар арасында минем өчен иң кадерле булган бабамнар, туганнар турында кат-кат укыганда күңелем әрни, күзләрдән яшь тама. Туганнарның барысының да исемнәре китапка кертелгән. Алар арасында сугыштан исән кайту бәхетенә ирешкәннәре дә, һәлак булганнары да, хәбәрсез югалганнары да бар. Сугыш чоры елдан-ел ерагая. Без быел аның 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Киләчәк буыннарның тормышы хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе, аларның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Еллар үтү белән, күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Яу кырында сугышкан батырларыбызның исәннәрен хөрмәт итик, кадерлик, үлгәннәрнең каберен белик, онытмыйк!