Уиппл чире

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уиппл чире latin yazuında])
Уиппл чире
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Җорҗ Виппл
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d]
ICD-9-CM 040.2[1][2]
ICPC 2 идентификаторы D99
NCI Thesaurus идентификаторы C85228[1]
 Уиппл чире Викиҗыентыкта

Уиппл чире (эчәк липодистрофиясе) — Tropheryma whippelii тудырган сирәк очраган хроник бактериаль инфекция. Башта патологик барышта АЭЮ һәм аның лимфа агымы системасы катнаша. Күбесенчә ак тәнле урта яшьтәге ир-атлар чирли, дәвалау булмаганда бу үлемгә китерә ала.

1.    Авырлыкны югалту, артралгия, эч китү, карын авыртулары белән билгеләнә.

2.     Тышкы күренешләре. Беренчедән барышка ҮНС, үпкә, йөрәк, буыннар һәм күзләр җәлеп ителә.

3.     Ачыклау сынаулары. Эчәк лайласы биопсиясендә аның «күбекле» макрофаглар белән инфильтрациясен ачыклыйлар (уңай Шифф сынавы). Электрон микроскопиядә макрофаглар эчендә вак таяксыман бациллаларны ачыклыйлар.

4.     Дәвалауны триметоприм-сульфаметоксазол белән үткәрәләр. Бактерияләр гадәттә тетрациклин, эритромицин, пенициллин, стрептомицин һәм хлорамфениколга сизгер.

Офтальмологик күренешләре.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күз эчендәге төрле ялкынсынулар төре.

Уиппл чире (эчәклекнең липодистрофиясе) — грамуңай Tropheryma whippelii бактериясе инфекция чыгарган һәм беренче чиратта ашказаны-эчәк юлын һәм аның лимфа системасын зарарлаучы сирәк хроник кабатланучы чир. Чир күбесенчә ак тәнле урта яшьтәге ир-атларда очрый һәм дәвалаусыз үлемгә китерә.

Эчәклектән тыш күренешләре ҮНС, үпкәләр, йөрәк, буыннар һәм күзләрне җәлеп итә ала. Дәвамлы антибактериаль терапия кирәк. (24 нче бүлекне кара).

1.     Офтальмологик күренешләре ҮНС зарарлануга карата икенчел һәм анда караш параличы, нистагм, офтальмоплегия, тоткарлы дисклар һәм күрү нервлары атрофиясе керә.

2.     Витреит, ретиналь кан савулар һәм мамыксыман чыганаклар белән ретинит һәм мультифокаль хориоидит формасындагы күз эчендәге ялкынсыну ҮНС зарарланып яки аерым үсеш алырга мөмкин.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.