Ультрасонография

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ультрасонография latin yazuında])

Ультратавыш — ишетү чигеннән арткан ешлыктагы тавыш дулкыннары. Ультрасонографиядә югары ешлыктагы ультратавыш кулланыла, ул төрле акустик тыгызлыктагы төзелешләр аша үткәндә эхосигналлар барлыкка китерә.

Ультратавышлы үзгәрткеч пьезоэлектрик кристаллдан тора һәм ул аңа китерелгән электр токның ешлыгында тибрәнә һәм ультратавышлы дулкыннар чыгуына китерә. Кристаллга төшкәндә, ультратавышлы тибрәнүләр электр тогына әверелә. Тукымалардан чагылган ультратавышлы дулкыннар датчикка эләгә һәм кристалл белән йотыла һәм аннары ул аларны чагыштырырлык күрсәткечләр белән электр тогына әйләндерелә. Аннары сигнал эшкәртелә һәм экранда эхо сурәт итеп чыгарыла Көчәйтү чагылдырылган эхосигналларның киеренкелегендә аерманы күрсәтә. Датчик чагылган эхосигналны ала алсын өчен кристалл аша үткән ток өзлексез сүнеп тора.

А-сканлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А-рәвештә ультратавышлы тикшерүне үткәргәндә бер ультратавыш чыганагы кулланыла. Тикшерү нәтиҗәләре сигналның вакытын һәм амплитудасын сыйфатлаган һәм төп сызыкта асма очлар күренешендә бер үлчәмле кәкре сызыктан гыйбарәт. (рәс. 2.21а). Очларның биеклеге эхосигналның көченә таман. Төп кыек сызык буенча уңга аралык никадәр озын булса, ультратавышлы чыганактан чагылдырылган өслеккә кадәр аралык шулкадәргә күбрәк. Аерым очлар арасын төгәл үлчәп була. Бу ысул күбесенчә алгы камераның тирәнлеген, ясмыкның калынлыгын һәм алгы-арткы күчәрнең озынлыгын үлчәү өчен кулланыла (рәс. 2.22).

В-сканлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В-рәвештәге ультратавышлы тикшерүне векторлы яки сызыклы датчик белән башкарырга була. Векторлы датчикта ультратавышның төп чыганагы ультратавышлы дуганы ясау өчен алга-артка тибрәнә (кара рәс. 2.21б). Сызыклы датчикта ультратавышның күпсанлы чыганаклары челтәр буенча тигезләнеп, билгеле бер өлкәне каплый. Чагылган ультратавыш күләме яктылык ноктасы буларак сурәтләнә. Чагылган сигнал никадәр киеренкерәк булса, нокта яктырак була. В-рәвештә ике үлчәмле ультратавышлы сканлау зарарлануның зурлыгы, формасы турында мәгълүмат бирә һәм аның башка төзелешләргә карата урнашуын бәяли ала. Өч үлчәмле рәсемне алу мөмкин, аны шеш күләмен үлчәү өчен кулланалар. Бу радиоактив аппликаторның шешкә карата урнашу нәтиҗәлеген арттыра. Допплерография тарафыннан бирелгән өстәмә мөмкинлекләр кан агымын бәяләргә мөмкинлек бирә. Кулланылган ультратавышлы датчикның ешлыгы күз алмасының яки ​​тикшерелгән орбитаның өлешенә бәйле.

1. Орбиталь патологияне тикшерү өчен түбән ешлыклы датчиклар аеруча файдалы (рәс. 2.23).

2. Урта ешлыклы датчиклар (7-10Мгц) күз алмасын тикшерү өчен кулланыла. Төп дәлилләргә керә:

(а) тонык мохит белән күзләрдә челтәркатлау тоташуын бәяләү (рәс. 2.24а);

(б) арткы котып өлкәсендә урнашкан күз эчендәге шешләрне ачыклау (рәс. 2.24б);

(в) ретинобластома һәм КНД друзаларында кальцийлашу өлкәләрен табу.

3. Югары ешлыктагы датчиклар (30-50 МГц) 5 мм тирәнлеккә кадәр югары сыйфатта алгы бүлекнең рәсемен алырга мөмкинлек бирә. (рәс. 2.25а, б). Мондый датчиклар мөгезкатлауның тумыштагы томанланулары белән авыруларны тикшергәндә аеруча файдалы була (рәс. 2.25в, г).

Күз алмасын ультратавышлы В-сканлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәр датчикта юнәлеш өчен билгеләмә бар, ул монитор экранындагы ноктага туры килеп тора (гадәттә сул якта).

1. Техника

а) өшетүне тамызгач авыруны аркага яткызалар;

б) тикшерү үткәргән табиб авыру башы артында булырга һәм датчикны баш кул белән тотарга тиеш;

в) датчик йөзенә метилцеллюлоза яки офтальмологик гель сөртәләр, ул ялганма чарасын башкара;

г) датчиктагы билгене өскә юнәлтеп асма меридиан буенча сканлыйлар (рәс.2.26а);

д) билгене борынга юнәлтеп ятма меридиан буенча сканлыйлар (рәс. 2.26б);

е) өскә, аска, уңга һәм сулга карап күз алмасын тикшерәләр.

Һәрбер читләштерүдә асма һәм ятма сурәт алырга кирәк;

ж)тикшерүче датчикны күз хәрәкәтенә каршы якка юнәлтә. Мәсәлән, уң күзне тикшергәндә авыру сул якка карый, ә датчикны уң якка күчерәләр. Бу очракта күз төбенең борын өлешен экватордан алда һәм киресенчә сканлыйлар.

2. Динамик сканлауны авыруга күзне йөртергә кушканда датчикны селкетмичә тотып башкаралар.

Эхосигнал көчен җайлау радиоалгыч тавышын җайлаган кебек башкаралар. Югары сигнал дәрәҗәсе көчсез эхосигналлар чагылышында җайланманың сизгерлеген арттыра, мәсәлән пыяласыман җисем томанлануларында. Түбән сигнал челтәркатлау һәм ак кебек югары акустик тыгызлыктагы әйберләрнең рәсемнәрен алырга мөмкинлек бирә, ләкин шул ук вакытта сыйфатын арттыра, чөнки сканлауны тар яктылык бәйләме белән башкаралар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.