Урал дәүләт архитектура-сәнгать университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урал дәүләт архитектура-сәнгать университеты latin yazuında])
Урал дәүләт архитектура-сәнгать университеты
Халыкара исемнәр
Ural State University of Architecture and Art (USUAA)
Элеккеге исемнәр
Свердловск архитектура институты
Урал архитектура-сәнгать академиясе
Эшләү еллары 1972
Ректор Долгов, Александр Владимирович[d]
Адрес Россия, Екатеринбург, Карл Либкнехт ур., 23
Сайт usaaa.ru

Урал дәүләт архитектура-сәнгать университеты (рус. Уральский государственный архитектурно-художественный университет (УрГАХУ)) — шәһәр төзелеше, архитектура, дизайн, сынлы сәнгать өлкәсендә Россия югары уку йорты. 1972 елда Свердловск архитектура институты буларак нигез салынган, Екатеринбургта урнашкан[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институт 1947 елда архитектор К.Т. Бабыкин тарафыннан барлыкка килгән Урал индустриаль институтның төзелеш факультетының архитектура кафедрасы буларак башлангыч ала. 1967 елда кафедра Мәскәү архитектура институтының Урал филиалына кертелә. 1972 елда филиал Свердловск архитектура институты итеп үзгәртелә. 1967 елдан башлап филиал һәм институт ректоры булып Н.С. Алфёров эшли. 1992 елда институт Урал архитектура-сәнгать институты дип үзгәртелә, ә 1996 елда академия статусына ия була[2][3]. 2015 елда академиягә «Урал дәүләт архитектура-сәнгать университеты» исеме бирелә[1].

Университетта РААСН академигы Г.И. Белянкин, РААСНның әгъза-корреспондентлары В. Г. Десятов һәм А.А. Стариков, архитектура докторлары Н.С. Алфёров һәм Л.П. Холодова, Россиянең Атказанган архитекторлары А.В. Овечкин, Г.И. Дубровин, Ю.А. Владимирский һәм башкалар эшләгән һәм эшләвен дәвам итә. Уралның архитектура һәм сәнгать тарихы (нигез салучы — проф. Н.С. Алфёров), архитектура семиотикасы (нигез салучы — проф. А.Э. Коротковский), архитектура фәлсәфәсе (нигез салучы — проф. Ф.Т. Мартынов), климатология архитектурасы (нигез салучы — проф. Б.Б. Давидсон) фәнни мәктәпләре, Урал дизайн мәктәбе (нигез салучы — проф. Ю.А. Владимирский) үсеш ала.

Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет структурасына 5 факультет һәм 1 институт керә:

  • Архитектура факультеты
  • Дизайн факультеты
  • Сынлы сәнгать институты
  • Университетка әзерләү факультеты
  • Өстәмә профессиональ белем алу факультеты
  • Көндезге һәм читтән торып (кичке) укыту факультеты

Университетта аспирантура эшли.

Архитектура һәм дизайн музее[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет бүлекчәләренең берсе булып шәһәрнең тарихи үзәгендә, Екатеринбург тимер-бетон заводы урынында урнашкан Архитектура һәм дизайн музее тора. 2015 елда музейны реконструкцияләү төгәлләнә һәм хәзерге вакытта музей даими рәвештә күргәзмә, укыту һәм башка чаралар уздыру урыны булып тора. Бинада индустриаль дизайнга һәм тау заводы техникасы тарихына багышланган экспозиция, шулай ук «Таш поясы архитектурасы»: Уралның уникаль һәйкәлләренең макетлары, сызымнары һәм фотосурәтләре урнаштырыла[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Об университете. Уральский архитектурно-художественный университет.
  2. Стариков А. А. Уральская государственная архитектурно-художественная академия // [1] / глав. ред. В. В. Маслаков. — Екатеринбург: Издательство «Академкнига», 2002. — 579 б. — 3900 экз. — ISBN 5-93472-068-6.
  3. Стариков А. А. Уральская государственная архитектурно-художественная академия // [2]. — Екатеринбург : Академкнига; УрО РАН, 2000. — 550 б. — 2000 экз. — ISBN 5-93472-019-8.
  4. Музей архитектуры и дизайна — Уральский архитектурно-художественный университет. www.usaaa.ru.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]