Уэльс һимны

Hen Wlad Fy Nhadau (heːn wlɑːd və ˈn̥adai) (Ата-бабамның борынгы иле) — Уэльсның милли һимны. Һимн сүзләрен Эван Джеймс (Evan James) 1856 елда улы Джеймс Джеймс (James James) көенә вализ телендә язган. Уэльсның Понтиприд (Pontypridd) шәһәрендә авторларга күмәк һәйкәл куелган.


Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]гимн башлыча җирле вализ телендә башкарыла, ләкин аның инглиз телендәге тексты да (Land of my Fathers) рәсми рәвештә кабул ителгән. Өч куплеттан тора.[1] Гадәттә аның беренче куплеты гына башкарыла, ә җирле милли-мәдәни һәм сәяси чараларда беренче ике яки өч куплеты җырлана.[2]
Җырның өченче куплеты тулысынча вализ теленә һәм мәдәниятенә багышланган, аның тәрҗемәсе: "Дошманнар илем туфрагын таптаса да, Кымру теле исән-имин. Һәм сатлык җанның кулы комачаулый алмый: минем илемнең арфасы беркайчан да тынып калмас".
Соңрак бу көй шулай ук Франциядәге Бретань провинциясенең һәм Бөекбританиядәге Корнуэл төбәгенең вализларга тугандаш халыклары тарафыннан да үз гимннарына нигез итеп алынган. Аларның атамалары – Bro gozh ma zadoù[3] һәм Bro Goth Agan Tasow.[4] гимннарның исемнәре генә түгел, эчтәлекләре дә бер-берсенә охшаш.
Беренче куплеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Mae hen wlad fy nhadau yn annwyl i mi,
Инглиз теленә тәрҗемәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]O land of my fathers, O land of my love,
|
Вализ телендәге текстка якынлаштырылган тәрҗемә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Ата-бабам иле миңа кадерле.
Бардлар, җырчылар, данлыклылар иле;
Кыю көрәшче, затлы ватандарлар
Ирек өчен кан койганнар.
КУШЫМТА:
Илем, турылыклы мин аңа;
Саф-пакь диңгез Ватан сагында —
Борынгы тел яшәр тагын да.
2. Чын оҗмах бу үзән-тау бардларына,
Күмелгән ил халкымның моңнарына,
Чишмә чылтыравы, дулкыннар шавы —
Һәр җырда алар шаңдавы.
КУШЫМТА.
3. Күпме дошман җиреңне таптап изгән,
Ә борынгы Кымру телебез исән;
Сатлык җан аңа һич комачау булмас,
Илемнең арфасы тынмас.
КУШЫМТА.
Икенче-өченче куплетлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Hen Gymru fynyddig, paradwys y bardd,
Pob dyffryn, pob clogwyn, i'm golwg sydd hardd;
Trwy deimlad gwladgarol, mor swynol yw si
Ei nentydd, afonydd, i mi.
- Gwlad, gwlad, pleidiol wyf i'm gwlad.
- Tra mor yn fur i'r bur hoff bau,
- O bydded i'r hen iaith barhau.
Os treisiodd y gelyn fy ngwlad tan ei droed,
Mae heniaith y Cymry mor fyw ag erioed,
Ni luddiwyd yr awen gan erchyll law brad,
Na thelyn berseiniol fy ngwlad.
- Gwlad, gwlad, pleidiol wyf i'm gwlad.
- Tra mor yn fur i'r bur hoff bau,
- O bydded i'r hen iaith barhau.