Фаил Зыязов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фаил Зыязов latin yazuında])

Фаил Әбүләис улы Зыязов 1938 елның 15 октябрендә Чишмә авылында туа. Казанның 2 нче техник училищесында укып чыгып, Әлмәт шәһәрендә электромонтер булып эшли. Шуннан армиягә алына. Хәрби хезмәтен аңа башта - Севастопольда, соңыннан Кубаның Гавана шәһәрендә үтәргә туры килә.

Армиядән кайткач, Казанның "Органик синтез" берләшмәсендә эшли. Аннары Казан театр училищесыныж бутафория бүлегендә укып чыга (1968). 1969 елдан үзен рәссам-бизәүче һөнәренә багышлый. 1975 елда Чуваш дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетын тәмамлый.

Яшьтән сәнгатьне нечкә тоемлаучы рәссам, бар күңел җылысын салып, туган як күренешләрен чагылдырган пейзажлар, натюрмортлар, халкыбыз тормышына, тарихына кагылышлы картиналар иҗат итә.

Фаил Зыязов 1992 елдан ТР Милли музеенда баш рәссам вазыйфаларын башкара. Анда төрле экспозицияләр, күргәзмәләр оештыруда турыдан-туры катнаша.Төрле яңа музей проектларын эшли. Мәсәлән, Минзәләдәге М. Җәлил музее, Тукай районындагы И. Шакиров музее аның проектлары нигезендә оеша.

Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең Әнәктәге музей-йортын ачуга да Фаил Зыязовның зур хезмәт өлеше кергән.

Даими рәвештә музей коллекцияләре белән эш иткән рәссамның үз әсәрләре дә музей экспонатлары кабат җанлана, аның чын тормышны тасвирлаган картиналарында талантлы рәссам почеркы гына түгел, киң карашлы тарихчы мөнәсәбәтен дә тоясың.

Фаил Зыязов - 2001 елдан Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Хезмәт ветараны. Хәзер ялда.