Факоэмульсификация
Факоэмульсификация | |
ICD-9-CM | 13.41 |
---|
Факоэмульсификация (фако) соңгы 15 елда иң кулай катаракта экстракциясе ысулы булды. Факоэмульсификациядә ЭЭК белән чагыштырганда кечкенә кисем операцияне иминрәк итә, чөнки күз декомпрессиясен булдырмау мөмкин. Өстәвенә, операциядән соң астигматизм сирәк барлыкка килә һәм рефракция иртә тотрыклана (гадәттә 3 атнадан соң 3 мм кисемдә). Кисем белән бәйле операциядән соң өзлегүләр, шулардан төсле катлау коелу, юк диярлек. Факоның бердәнбер кимчелеге катлаулы аппаратлар кирәклеге, алар ясмыкның төшен эмульсификациясе һәм аның кисәкләрен кечкенә кисем аша алу өчен кирәк. Бу ысулны башкару өчен билгеле күнекмәләр кирәк.
Факодинамика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хирурглар аппаратның динамикасын һәм төрле катаракта формаларын алганда бер-берсе белән төрле сыекчалар йогынтысын аңларга тиеш. Төрле аппаратлар төрлечә идарә ителә, әмма аларның төп механизмы бер үк. Туры килгән көйләүләрне сайлау хирургияне җиңелрәк һәм иминрәк итә.
1. Ирригация шешәсендәге биеклекне авыруның күз биеклегеннән билгелиләр. Шешәне билгеле биеклеккә күз эче басымын тотрыклы итү өчен урнаштыралар. Эремә китерү тизлеге шешә биеклегенә таман һәм гравитациягә бәйле.
2. Аспирация тизлеге (АТ) (мл/мин) күздән алынган сыекча күләменә бәйле. Югары АТ булганда сыекчаның югары югалтуын тигезләү өчен шешәне күтәрергә кирәк. Югары АТ фако очлыгына магнитка сыман, ясмык кисәкчәләренең тартылуына, тизрәк арада вакуум ясалуга һәм ясмык кисәкчәләренең кимрәк көч белән гади алуына булыша.
3. Вакуумны терекөмеш баганасы миллиметрларында үлчиләр һәм суырткыч сыекчаны аспирацияләгән вакытта томалану вакытында ясыйлар Вакуум төшне тотарга булыша һәм ясмык кисәкчәләрен аспирацияләргә мөмкинлек бирә. Зур вакуум шулай ук ясмыкны алырга кирәкле югары көч кирәклеген киметә.
4. Ату. Томаланудан соң система тоткарлаган энергия тирбәнү ясалуга китерә. Бу алгы камераның коллапсына яки капсула ертылуга китерә ала.
NВ АТ һәм вакуум концепциясе аңлашылгач, аларны хирургка җайлы ысулга үзгәртеп була.
Суырткычлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Перистальтик агым суырткычы сыекчаны һәм ясмык кисәкчәләрен факоаппаратка беркетелгән кассета эчендәге әйләнмә цилиндрлар аша сыекчаны көпшәләр аркылы китереп фако очлыгына суырып ала. Бу барышның тизлеге әйләнгән цилиндрлар тизлегенә бәйле, әмма нәтиҗәлерәк эш өчен очлыкны томаларга кирәк, шулай системада вакуум барлыкка киләчәк.
Билгеләнгән шартларга вакуум җиткәч, суырткыч әкренәя, ә вакуумның кирәкле дәрәҗәсенә җиткәндә — тулысынча туктый.
2. Вентури суырткычы көпшәдә тискәре басым ясап, аның керүе аша тыгыз газ үткәреп вакуум барлыкка китерә. Вакуум һәм АТ арасында аерма булмаганын аңлата. Тәбәлдереккә басу вакуумны билгеле дәрәҗәгә кадәр арттыра, ул томалануга бәйле түгел, шуңа Вентури суырткычы белән аппаратларда һәрвакыт вакуумлы очлык бар.
Очлык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Очлык (рәс. 12.8а) пьезоэлектрик кристаллар җыелмасыннан тора, алар очлыкны буй юнәлешендә ультратавыш ешлыгы белән тибрәткән тиз күчүче аппарат кебек эшли. Башы термик һәм механик зарарланулардан саклаган капкач белән 1,1-0,7 мм диаметрдагы куыш титанлы инәдән тора (рәс. 12.8б). Төрле формадагы фако инәләре эмульсификация һәм ясмык төшен тотуга карата төрле үзенчәлекләргә ия. Ясмык эмульсификациясе түбәндәге феноменнар үсешенә китерә.
1. Борау тәэсире иң мөһиме санала.
Кавитация - сыекчада каты матдәләрнең тиз йөреше нәтиҗәсендә барлыкка килә. Осцилляцион җавапның һәр ахырында баш эчкә бата һәм вакуум ясый, ул каваитацион куыклар ясалуга китерә.
Куыклар күп санлы энергия чыгара, аның өчен ясмык кисәкчәләренең эмульсификациясе була.
2. Акустик шок дулкыны фако очлыгы хәрәкәте белән чыга.
3. Сыекча кисәкчәләреннән дулкын импульсы очлыкны сыекчага батырганда була. Йомшак катаракталарда бу импульсны турыдан-туры бәйләнеш булмаганда күреп була.
Вискоэластиклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вискоэластиклар — күбесенчә гликозаминогликаннар һәм гидроксипропилметилцеллюлозадан торган катлаулы биополимерлар.
2 төп төре бар
1. Когезивлы (Healon 5, Healon GV һәм Proviso)
• Озын чылбырлы һәм югары молекуляр авырлыгы.
• Интраокуляр аралыкны ясарга һәм сакларга кулланыла.
• Алынганчыга кадәр КЭБ артуга китерә.
• Алуы җиңел.
2. Дисперслы (Viscoat)
• Түбән молекуляр авырлыгы, җиңел таркала.
• Эндотелийны сакларга кулланыла.
• Аралык ясарга һәм сакларга, алгы камера ясарга кулланыла.
• КЭБ артуга китерми.
• Когезивлыга караганда авыррак алына.
3. Клиник яктан кулланышы
• Soft-shell техникасына дисперслы, ә аннары когезивлы вискоэластик кертү керә. Беренче вискоэластик эндотелийны саклый.
• Капсулорексис алга таба перифериягә барса, югары молекуляр когезивлы вискоэластикны кертү алгы камераны яссылата һәм төсле катлауны читләштерә.
• Тар бәбәкләрдә югары молекуляр вискоэластик төсле катлауны ясмыктан күчереп мидриазга китерәчәк.
• Арткы капсуланың кечкенә ертылуларында югары молекуляр вискоэластик пыяласыман җисемне кире арткы камерага күчереп, капсуладагы кимчелекне ябачак.
Техника
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу китап чигендә техниканы җентекләп ачып булмый.
Төп адымнары түбәндәге.
1. Әзерләү
а) конъюнктива капчыгына урынлы анестетик тамызалар;
б) аннары конъюнктива капчыгына повидон-йод 5% тамызалар (рәс. 12.9а), аны шулай ук кабаклар тиресе дезинфекциясе өчен кулланалар (рәс. 12.9б);
в) кабаклар һәм керфекләрне төгәл итеп операцион кырдан кабак киңәйткече куеп аералар (рәс. 12.9в).
2. Кисемнәр
а) ике яктан 180° аралыгы белән берешәр кирт ясыйлар. Беренчесен төп кисемнән 30-60° сулгарак башкаралар;
б) кисем мөгезкатлау яки лимбаль була ала (рәс. 12.10а); урынлы анестезиядә чигә кисеме кулайрак;
в) алгы камерага вискоэластик кертәләр.
3. Капсулорексис билгеле диаметрда, үзәктә һәм түгәрәк булырга тиеш (рәс. 12.10б). Аны циститом яки кыек инә белән 2 адымда башкаралар:
а) көчнең тангенциаль векторы кисем буенча юнәлгән;
б) буй кисеме капсуланы тартучы һәм ертучы көчнең үзәккә юнәлгән векторын бирә.
4. Гидродиссекция төшне хәрәкәтчән итә.
а) сыекча белән тупас 26G канюляны рексис кырые астына куялар һәм сыекчаны капсула астына кертәләр (рәс. 12.10в);
б) гидродиссекция дулкыны төгәл кызыл рефлекс бирергә тиеш; в) фако зондын өске кабык катламнарына һәм эпинуклеуска кертәләр һәм аларны суырып алалар.
5. Дүрт квадрант техникасы тәҗрибәсез хирургларга төшне алу өчен туры килә, чөнки аны башкару җиңел:
а) зонд белән буразна ясыйлар (рәс. 12.10г);
б) төшне боралар һәм икенче буразна беренчедән уң почмакта уза;
в) зонд һәм икенче коралны буразнаның каршы диварына урнаштыралар һәм кире якка көч юнәлтеп төшне ваталар (рәс. 12.10д);
г) төшне 90% боралар һәм аны шулай ук буразнага үрә итеп ваталар;
д) төшнең һәр квадрантын башта эмульсификациялиләр, ә аннары суырып алалар (рәс. 12.10е).
6. Ясмыкны яру өчен күбрәк тәҗрибә кирәк, әмма бу алымның өстенлеге әзрәк көч сарыф итүдән гыйбарәт:
а) ятма яруда пычакның тупас ахырын капсула астына ятма урнаштыралар, ә аннары пычак ахыры асмага кадәр җиткәнче боралар;
б) асма яруны пычакның очлы очлыгы белән башкаралар, ул капсулорексистан артык үтәргә тиеш түгел;
в) төшне берничә кисәккә яралар, аларның һәрберсен эмульсифицикациялиләр һәм суырып алалар.
7. Кабык кисәкчәләре аспирациясе. Кабык кисәкчәләрен вакуум белән тарталар, үзәккә күчерәләр һәм суырып алалар (рәс. 12.11а).
8. ИОЛ имплантациясе
а) капсула капчыгына вискоэластик кертәләр (рәс. 12.11б)
б) мөгезкатлау кисемен зурайталар (рәс. 12.11в);
в) ИОЛ'ны төрәләр һәм капсула капчыгына урнаштыралар (рәс. 12.11г); җәелгән ИОЛ'ның имплантациясе өчен махсус инжектор кулланырга мөмкин;
г) ИОЛ'ны үзәклиләр (рәс. 12.11д).
9. Тәмамлау
а) вискоэластик аспирациясе;
б) кисемнәрне тозлы эремә кертеп туры китерәләр (рәс. 12.11е);
в) субконъюнктиваль антибиотиклар һәм стероидлар кертәләр.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.