Фарве-Гольдманн чире
Фарве-Гольдманн чире ретиношизис һәм пигментлы ретинопатия билгеләре белән билгеләнә.
1. Нәселдәнлек төре аутосом-рецессивлы.
2. Балачакта көчле яктылыкта күрү начарлану (гемералопия) белән билгеләнә.
3. Билгеләре
- Пыяласыман җисем синерезисы, тик куышлык оптик яктан буш.
- Перифериянең һәм үзәктәге тумыштагы ретиношизис.
- Перифериянең типик булмаган пигментлы дистрофиясе һәм челтәркатлауның агачсыман ак тамырлары.
- Артериоляр тамырларның тараюы һәм КНД балавызсыман агарганлыгы.
- Макуляр шешү һәм катаракта еш очрый.
4. ЭРГ шактый үзгәргән яки теркәлми. Кайбер пациентларда S-колбачыклар функциясенең чагыштырмача көчәюен күзәтәләр, ул S-колбачыкларның көчәйгән функцияләре синдромына охшаган.
5. Фараз начар.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел