Фариз Галиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фариз Галиуллин latin yazuında])

Галиуллин Фариз Миңнулла улы 1933 елның 6 мартында колхозчы гаиләсендә, Татарстан АССРның Буа районы Татар Буасы авылында туа . 1940 елда Татар Буа башлангыч мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә,ул 2 нче сыйныфка күчкәндә Бөек Ватан сугышы башлана . Ул кешеләрнең Ватанны саклауга китүләрен , фашист илбасарлары белән сугышта һәлак  булганнарны,аларның кубесе әйләнеп кайтмаганын яхшы хәтерли. 1944 елның 1 сентябрендә М.М. Вахитов мәктәбенә 5 нче сыйныфка  укырга керә. Ул искиткеч укытучыларда укыган . А.Д. Зигангировна аның классташы була. Ул чакта М.М.Вахитов  бердәнбер татар урта мәктәбе була. Фариз Миңнулла улы мәктәпне 1950 елда тәмамлый , шул исәптән бөтен районга 18 укучы арасында ул да була. Кечкенәдән үк колхозда эшли. Кечкенә Фариз 3 нче сыйныфта пионерлыкка кабул ителә. Пионерлар җылы оекбашлар , бишбармакча , кулъяулык ,башка әйберләр җыялар һәм фронтка җибәрәләр . Фариз бакчада эшләргә яраткан. Аның әтисе колхозның яшелчәче бригадиры була һәм Фариз аңа булыша . 1948 елда аны комсомолга алалар.  1950 елда Ф.Миңнулла улы КГПИның читтән торып физмат уку бүлегенә  укырга керә. Ул математика һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып Түбән Наратбаш һәм Татар Буасы мәктәпләрендә эшли . 1959-1965 елларда Иске Суыксу мәктәбе директоры булып эшли.  1965 елда М.М. Вахитов исемендәге туган мәктәбенә физика укытучысы булып кайта . 1953-1956 елда СССР хәрби – диңгез флоты сафларында хезмәт итә. Тын океан флотының өлкән матросы була.  1961 елда тормышында онытылмас вакыйга була, аны КППС әгъзаларына кабул итәләр һәм ул коммунист була.  Намуслы хезмәте һәм җәмәгать әшләрендә катнашкан өчен күп тапкыр мактау кәгазе белән бүләкләнә. ТАССР Югары Советы президиумы карары белән 1978 елда аңа “ТАССРның атказанган укытучысы” исеме бирелә.