Феодосия укутучылар институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Феодосия укутучылар институты latin yazuında])
Феодосия укутучылар институты
Нигезләнү датасы 1874
Сурәт
Дәүләт  Украина
Административ-территориаль берәмлек Кәфә

Феодосия укытучылар институтыРоссия империясе Феодосия шәһәрендә югары педагогия уку йорты, соңрак ССРБ-да урта махсус уку йорты. 1874 елдан 1941 елга кадәр институт төрле оешма формасында эшләп килде.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Революцияга кадәр чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Феодосия укытучылар институты 1874 елның гыйнварында шәһәр мәктәпләренә укытучылар әзерләү өчен ачыла. Институтка 16 яше тулган, семинарияны, өяз яки шәһәр училищеларын тәмамлаучыларны кабул иткәннәр. Уку вакыты 3 ел булган. Студентлар саны 90 кешегә җитә. Чыгышы буенча алар хезмәткәрләр, мещаннар, крестьян гаиләләреннән булган. Аена 14 сум степендия алганнар. 1915 елда институт финанс сәбәпләр белән ябылган элеккеге Халиков әрмән училищесенең өч катлы бинасына күчә.[1]

Институтның беренче директоры дини академиягә тәмамлаган С. Ю. Богоявленский була. Рус теле һәм әдәбиятен П. Н. Колбин, табигать фәннәрен - В. Ф. Долгополов, математиканы К. И. Гросс, астрономияне һәм тарихны - Д. А. Марков (вакытында В. И. Ключевский лекцияләрен тыңлаган укутучы), рәсем һәм сызма дәресләрен рәссам Липкин укыткан.[1] Институтта башлангыч мәктәп укытучыларын әзерләү буенча берьеллык курслар эшләгән.

Институт студентлары шәһәрдә күп кенә мәдәни чаралар оештырган, театр һәм үзешчәнлек белән шөгелләнгәннәр, шәһәрдә концертлар күрсәткәннәр.[1] Халиков йортындагы якыннан соң (1915 елда) Институт Феодосия ирләр гимназиясенә күчерелә.

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Феодосиядә совет власы урнашканнан соң, Укытучылар институты Педогогия институты дип үзгәртелә, ә 1920 елда инде Халык мәгарифе институты дип үзгәртелә.[2].

1923 елның көзендә институт авыл мәктәпләре укытучыларын әзерләүче педагогия колледжы итеп үзгәртелә.

Укытучылар һәм мәктәпләр өчен башка категориядәге педагогик хезмәткәрләрне әзерләүдәге җитешсезлекләрне аңлап, Кырым АССР-ның мәгариф комитетының белем бирү органнары карары нигезендә чаралар кабул ителә. 1924 елның гыйнварында РСФСР-ның Баш гыйльми Советы (ГУ) президиумы "Педагогик белем бирү нигезләрен" раслый. Бу документта педагогик уку йортларының төп бурычлары билгеләнә.[3]

Кырым мәгариф комитеты техникум җитәкчелегенә укыту процессын үзгәртеп корырга тәкъдим итә. Кырым Мәгариф министрлыгы сайты карарында педагогия техникумының максаты — мәктәпкәчә учреждениеләр, 1-се дәрәҗә мәктәпләр, балалар йортлары өчен социаль тәрбия бирү хезмәткәрләрен әзерләү дип күрсәтелә.

Педагогия техникумына җидееллык мәктәпне тамамлаучылар яки тиешле белеме булсалар алына. Педагоглык техникумында уку срогы 4 ел. Студентлар беренче һәм икенче курсларда бердәм хезмәт мәктәбе курсын һәм төп предметларны укыту методикасын өйрәнәләр. Шуның белән беррәттән, сайлаган һөнәренә тиңдәш производствоны оештыру алымнарын да өйрәнергә тиеш булалар. Өченче курстан мәктәпкәчә учреждениеләрдә, 1-се дәрәҗә мәктәпләрдә, балалар йортларында һәм политагарту йортларында эшләү линиясе буенча махсуслаштырылган белгечләр әзерләү булган.

1935 елда Феодосия педагогия техникумында яһүд һәм алман бүлекләре була, милли авыл мәктәпләре өчен укытучылар әзерләнә.[4]<ref name=":1"> Уку йорты 1941 елга кадәр эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]