Фразеологизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фразеологизм latin yazuında])

Фразеологизм — күчерелмә мәгънәгә ия булган тотрыклы (таркалмый торган) сүзтезмә.

Фразеологизмнар ике яки берничә сүздән тора. Мәсәлән:

  • Куллары алтын
  • Эт белән мәче шикелле
  • Араларыннан су да үтми
  • Инә төшәр урын юк

Фразеологизмнарны башка бер сүз белән алыштыру мөмкин. Мәсәлән:

  • Кот очу – курку;
  • Авыз еру – көлү;
  • Кесәсе калын – бай;
  • Карт төлке – хәйләкәр.

Идиомалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайвакытта фразеологизмнар төрле телләрдә бер үк мәгънә белдерәләр, ләкин составлары буенча бер берсенә туры килмиләр. Мондый үзенчәлекле фразеологизмнарны идиомалар (үзенчәлекле тәгъбир) дип атыйлар.

Татар телендә Рус телендә
Кызыл кар яугач Когда рак на горе свиснет
Табан ялтырату Катиться колбасой
Исе дә китми И в ус не дует
Борын төбендә генә Под носом
Колагын торгызу Навострить уши
Бармак аша карау Смотреть сквозь пальцы