Футбол буенча Татарстан чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Футбол буенча Татарстан чемпионаты latin yazuında])

Футбол буенча Татарстан чемпионаты — ел саен Россиянең футбол буенча дүртенче дивизионы кысаларында Татарстан Республикасы һәвәскәр командалары арасында үткәрелә торган футбол турниры.

1970 елда «Татарстан АССР чемпионаты» исеме астында нигез салына, ССРБ таркалганнан соң, 1993 елда «Татарстан Республикасы чемпионаты» дип атала. Татарстан Республикасы футбол федерациясе эгидасы астында үткәрелә, ул, үз чиратында, Россия футбол берлегенә буйсына.

Үткәрү структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республика чемпионаты лига системасыннан тора: Югары лига (иерархиядә иң югары), Беренче лига һәм Икенче лига. Югары лига җиңүчесе өченче дивизионның «Идел буе» Төбәкара футбол берлегендә уйнарга хокуклы.

Ел саен республика чемпионы Татарстан Кубогы иясе белән Суперкубок өчен матч уйный[1]. Кышын «Татарстан Республикасының Кышкы чемпионаты» үткәрелә. Шулай ук февраль аенда Профессиональ футбол лигасы командалары арасында «Татарстан Республикасы Футбол федерациясе кубогы» үткәрелә[2].

Республика чемпионнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Җиңүче Көмеш призёр Бакыр призёр
1993 (билгесез) (билгесез) (билгесез)
1994 (билгесез) (билгесез) (билгесез)
1995 (билгесез) (билгесез) (билгесез)
1996 «Факел» Яр Чаллы «Старт» Зәй «Энергетик» Бөгелмә
1997 «Волга» Васильево «Нефтяник» Баулы «Мензеля» Минзәлә
1998 (билгесез) (билгесез) (билгесез)
1999 «Нефтехимик» Түбән Кама «Стрела» Казан «Аверс» Чистай
2000 (билгесез) (билгесез) (билгесез)
2001 КАМАЗ-Д Яр Чаллы «Арсенал» Түбән Кама «Нефтяник» Бөгелмә
2002 КАМАЗ-Д Яр Чаллы «Позис» Яшел Үзән «Нефтяник» Бөгелмә
2003 «Искра» Казан «Нефтяник» Бөгелмә «Ново-Заречье» Казан
2004 Чистай ФК «Нефтяник» Бөгелмә «Позис»-2 Яшел Үзән
2005 «Авангард» Яшел Үзән ННПЗ Түбән Кама «Нефтяник» Бөгелмә
2006 «Бугульма-Рунако» «Авангард» Яшел Үзән «Шинник» Түбән Кама
2007 «Шинник» Түбән Кама «Авангард» Яшел Үзән «Нефтяник» Бөгелмә
2008 «Авангард» Яшел Үзән «Шинник» Түбән Кама «Нефтяник» Бөгелмә
2009 «Шинник» Түбән Кама «Нефтеград» Әлмәт «Нефтяник» Бөгелмә
2010 «Шинник» Түбән Кама «ТароЛайт» Казан «Рубин»-2 Казан
2011 «Шинник» Түбән Кама «Спутник» БЯСМ Әгерҗе «ТароЛайт» Казан
2012 «Шинник» Түбән Кама Яшел Үзән ФК «Бугульма-Рунако»
2013 «Бугульма-Рунако» Яшел Үзән ФК «Шинник» Түбән Кама
2014 «Бугульма-Рунако» «Мотор» Казан «Рубин»-М Казан
2015 «Шинник» Түбән Кама «Бугульма-Рунако» (билгесез)
2016 Яшел Үзән ФК «Шинник» Түбән Кама «Бугульма-Рунако»
2017 «Бугульма-Рунако» «Шинник» Түбән Кама Мотор Академия
2018 «Бугульма-Рунако» «Шинник» Түбән Кама «Энергетик» Бөгелмә
2019 «Бугульма-Рунако» «Делин» Ижау «Энергетик» Бөгелмә
2020 «Авангард» Яшел Үзән «Нефтехимик-Д» Түбән Кама «Смена» Казан
2021 «Нэфис» Казан «Нефтяник» Бөгелмә «Шинник» Түбән Кама

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Один из суперкубков — отчёт.
  2. Казанская "Смена" выиграла кубок ФФРТ среди команд ПФЛ.