Фәридә Ситдыйкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәридә Ситдыйкова latin yazuında])
Фәридә Ситдыйкова
Туган телдә исем Ситдыйкова Фәридә Биҗан кызы
Туган 18 февраль 1959(1959-02-18) (65 яшь)
Казан шәһәре
Милләт татар
Белем Казан дәүләт университетының физика-математика факультеты,
Һөнәре тәрҗемәче
Бүләк һәм премияләре Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. (2004)

Фәридә Ситдыйкова - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ситдыйкова Фәридә Биҗан кызы 1959 елның 18 февралендә Казан шәһәрендә университет укытучылары гаиләсендә туа. Әнисе – күренекле тел галиме, профессор Флера Сафиуллина. Фәридә Биҗан кызы - киң белемле шәхес. Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаган. Белгечлеге - инженер-программист.  Казан дәүләт педагогика университетында инглиз теле буенча икенче югары белем ала. Фәридә Ситдыйкова Казан дәүләт педагогия институтында «СССР халыклары телләре (татар теле)» белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтында ассистент булып эшләп ала, аннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында кече фәнни хезмәткәр, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында фәнни хезмәткәр, Казан дәүләт университетының инглиз теле кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. Ф.Ситдыйкова – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берникадәр вакыт төп белгечлеге буенча инженер-программист булып эшләгәннән соң, гуманитар фәннәргә мәхәббәт аны бөтенләе белән филология – әдәбият дөньясына алып кереп китә. Ул әдәби тәрҗемә эше белән шөгыльләнә башлый. Ф.Ситдыйкова – татар язучыларының проза әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче. Аның профессиональ югарылыкта эшләнгән тәрҗемәсендә Тәлгат Галиуллинның «Тәүбә» («Покаяние», 1999) романы, Ф.Латыйфи һәм Р.Якушларның «Тамга» («След», 1996) повесте рус укучысына тәкъдим ителә. Болардан тыш көндәлек матбугат басмаларында («Идель», «Чаян» һ.б. журналларда) шулай ук аерым күмәк җыентыкларда аның күпсанлы тәрҗемәләре басыла.

Төп тәрҗемә китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Латыйфи Ф., Якуш Р. Тамга = След: фантаст. повести / пер. с татар. Ф.Ситдиковой и др. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1996. – 320 с. – 10000 экз. (На татарском и русском языках.) Галиуллин Т. Петля: романы / пер. с татар. Ф.Ситдиковой, Ф.Фаязова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. – 479 с. – 3000 экз. («Элмәк») Жаржевский Л., Павлов М., Фролов Г. Из казанской истории: фотоальбом / пер. с рус. – Казань, Титул, 2003. – 256 с. – 3000 экз. (На русском и английском языках.) Павлов М., Фролов Г. Казань: фотоальбом / пер. с рус. – Казань: Титул, 2004. – 260 с. – 3000 экз. (На русском и английском языках.)

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миннибаев К. Перевод – это искусство. – Казань: Изд-во Казанского гос. ун-та, 2004. – С. 84.