Фәрт Гыйльманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрт Гыйльманов latin yazuında])

Гыйлманов Фәрт Муллагали улы—сугыш һәм хезмәт ветераны, комсомол һәм пионер хәрәкәте активисты.

Яшьлек чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенең исемен халкыбыз күңеленә мәңге онытылмаслык сәхифәләр белән язган легендар якташларыбызның берсе. 1926 елның 1 октябрендә Нөнәгәр авылында туган. Башта Балтач мәктәбендә, аннан соң Чепья мәктәбендә укый, тугыз сыйныф белем ала.

Бөек Ватан сугышында катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның азагында Кызыл Армия сафларына чакырыла. Икенче Белоруссия фронты гаскәрләре сафындагы 290- укчы дивизия составында сугыш операцияләрендә катнаша. 1944 елның май ахырында Гродно шәһәрен азат итү өчен барган  дәһшәтле сугышларда  авыр яралана. Ул савыгып чыкканчы Бөек Ватан сугышы үзенең җиңүле ахырына якынлаша, якташыбыз Свердловск өлкәсенә җибәрелә, 1948 елның уртасына кадәр эшче батальонда хезмәт итә, аның комсомол оешмасы секретаре була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Чепья урта мәктәбендәге хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф.Гыйлманов 1948 елның маенда инвалид булып Чепьяга кайта, көзен Чепья урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли башлый. 1976 елга кадәр— лаеклы ялга киткәнче ул шушы романтик хезмәттә булды. Аның бөтен гомере балалар арасында кайнап, күптәрле мавыктыргыч чаралар хәзерләп һәм үткәреп, поход һәм экспедицияләрдә йөреп үтте. Ф.Гыйлманов инициативасы белән балалар һәм яшьләр арасында республикабыз һәм ил күләмендә киң таралган яңа инициативалар, йолалар, бәйрәмнәр туды.

Ф.Гыйльманов - дүрт милләт балалары өчен оештырган "Дуслык" учагы авторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шуның бер мисалы— төбәгебездәге дүрт милләт балаларының Дуслык Учагы инде үзенең ярты гасырлык тарихын тутырып килә.

Шушы чорда кичке мәктәптә укып урта белем алды, Казан дәүләт университетының дүрт курсын тәмамлады (сугыш яралары аңа укуын тәмамларга мөмкинлек бирми), читтән торып икееллык өлкә пионервожатыйлар мәктәбендә укыды. Ул ВЛКСМның Чепья район комитетының  штаттан тыш пионер оешмасы рәисе булып торды.

Пионервожатый буларак күпкырлы иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпкырлы талант иясе Ф.Гыйлманов үзенең бөтен сәләтен, тырышлыгын яшь буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүгә багышлады. Чепья мәктәбендә балалар җыр һәм бию ансамбле, драма һәм курчак театрлары оештырып, аларга җитәкчелек итте. Аның тынгысыз һәм фидакарь хезмәте бөтен республикабыз күләмендә балалар белән эшләүнең өлгесе, үрнәге булды. Ф.Гыйлманов ВЛКСМ Үзәк комитетының «Иң яхшы вожатыйга» билгесе белән бүләкләнде. Ул Бөтенсоюз пионер оешмасының өченче, дүртенче һәм бишенче слетларында почетлы кунак булып катнашты, пионервожатыйларның беренче Бөтенсоюз слеты делегаты булды, 1957 елда яшьләрнең һәм студентларның алтынчы Бөтендөнья фестивалендә катнашты.

Дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф.Гыйлмановның тынгысыз хезмәте 1971 һәм 1976 елларда «Почет билгесе» ордены белән бәяләнде. 1963 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе алды. 1971 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы дигән олы исем бирелде.

Ветеран Чепья авылында яшәде вафат булды. Кабере Чепь авылы зиратында

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, 1 том, 2006

Р.Зарипов, Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008

Г.Мөхәммәтшин. Урбар, 2013