Хак Тәгалә (Сербия һимны)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хак Тәгалә (Сербия һимны) latin yazuında])

Йован Джорджевич (1826-1900)
Даворин Йенко (1835-1914)
“Боже правде”ның “Император исемле Марко” пьесасындагы тексты

Хак Тәгалә (серб. гайовицада — Bože pravde, вуковицада — Боже правде) — бүгенге Сербиянең дәүләт гимны. Аның статусы Сербия конституциясенең 7 нче маддәсендә беркетелгән. Җырның көе 1872 елда көйязар һәм дирижёр Даворин Йенко (Davorin Jenko, Даворин Јенко) тарафыннан язылган, сүзләре язучы һәм галим Йован Джорджевичныкы (Jovan Đorđević, Јован Ђорђевић).

БОЖЕ ПРАВДЕ (ХАК ТӘГАЛӘ)

Вуковица (кирилл язуы) Гаевица (латин язуы) Tatarça Татарча
Боже правде, ти што спасе

од пропасти досад нас,
чуј и одсад наше гласе
и од сад нам буди спас.
Моћном руком води, брани
будућности српске брод!
Боже спаси Боже храни,
српске земље, српски род!

Сложи српску браћу драгу
на свак’ дичан славан рад,
слога биће пораз врагу
а најјачи српству град.
Нек’ на српској блиста грани
братске слоге златан плод,
Боже спаси, Боже храни,
српске земље, српски род!

Нек’ на српско ведро чело
твог не падне гнева гром!
Благослови Србу село
поље, њиву, град и дом!
Кад наступе борбе дани
к’ победи ти води ход.
Боже спаси, Боже храни,
српске земље, српски род!

Из мрачнога сину гроба
српске слоге нови сјај,
настало је ново доба,
нову срећу, Боже дај!
Отаџбину српску брани,
петвековне борбе плод!
Боже спаси, Боже храни,
моли ти се српски род!

Bože pravde, ti što spase

od propasti dosad nas,
čuj i odsad naše glase
i od sad nam budi spas.
Moćnom rukom vodi, brani
budućnosti srpske brod!
Bože spasi Bože hrani,
srpske zemlje, srpski rod!

Složi srpsku braću dragu
na svak’ dičan slavan rad,
sloga biće poraz vragu
a najjači srpstvu grad.
Nek’ na srpskoj blista grani
bratske sloge zlatan plod,
Bože spasi, Bože hrani,
srpske zemlje, srpski rod!

Nek’ na srpsko vedro čelo
tvog ne padne gneva grom!
Blagoslovi Srbu selo
polje, njivu, grad i dom
! Kad nastupe borbe dani
k’ pobedi ti vodi hod!
Bože spasi, Bože hrani,
srpske zemlje, srpski rod!

Iz mračnoga sinu groba
srpske sloge novi sjaj,
nastalo je novo doba,
novu sreću, Bože daj!
Otadžbinu srpsku brani,
petvekovne borbe plod!
Bože spasi, Bože hrani,
moli ti se srpski rod!

Xaq Täğälä, Qotqaruçı

Afätlärdän, ülemnän,
Doğabıznı qabul qılçı,
Yolıp al bälälärdän.
Qödräteñ belän täqdir it
Kiläçägen  serblarnıñ!
Saqla, Alla, häm imin it
Serb cirlären, serb xalqın!

Tuplaçı serb olannarın,
Danlı eştä hadi bul,
Arala bar doşmannarın,
Kürsät serbqa turı yul.
Serb tuğanlığın kamil it,
Berdämlegebez altın,
Saqla, Alla, häm imin it
Serb cirlären, serb xalqın!

Serb başına yäşen bulıp
Töşmäsen hiç qähäreñ.
Xaqla serb şähär-awılın,
Qır-basuın, öylären!
Çirü kilsä suğış citep,
Serblar ciñü yawlasın.
Saqla, Alla, imin itep
Serb cirlären, serb xalqın!

Serblar danı qäberlärdän
Qalqıp yänä balqır ul,
Xoday, yaña däwerlärdä
yaña bäxet nasıyp qıl!
Bez, serblar, Watannı yaql
ap köräştek biş ğasırlar.
İmin itçe, Alla, saqla,
Dip doğa qıla serblar!

Хак Тәгалә, Коткаручы

Афәтләрдән, үлемнән,
Догабызны кабул кылчы,
Йолып ал бәлаләрдән.
Кодрәтең белән тәкъдир ит
Киләчәген  сербларның!
Сакла, Алла, һәм имин ит
Серб җирләрен, серб халкын!

Туплачы серб оланнарын,
Данлы эштә һади бул,
Арала бар дошманнарын,
Күрсәт сербка туры юл.
Серб туганлыгын камил ит,
Бердәмлегебез алтын,
Сакла, Алла, һәм имин ит
Серб җирләрен, серб халкын!

Серб башына яшен булып
Төшмәсен һич каһәрең.
Хакла серб шәһәр-авылын,
Кыр-басуын, өйләрен!
Чирү килсә сугыш җитеп,
Серблар җиңү яуласын.
Сакла, Алла, имин итеп
Серб җирләрен, серб халкын!

Серблар даны каберләрдән
Калкып янә балкыр ул,
Ходай, яңа дәверләрдә
яңа бәхет насыйп кыл!
Без, серблар, Ватанны яклап
көрәштек биш гасырлар.
Имин итче, Алла, сакла,
Дип дога кыла серблар!

Гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Боже правде” җыры башта “Император исемле Марко” (Marko kazuje na kome je carstvo) пьесасында башкарыла торган була һәм шул рәвешле популярлаша. Ләкин ул ун елдан соң Сербия Кенәзлегенең дәүләт гимны дип кабул ителә. Гимн 1919 елга кадәр дә ике дистә ел дәвамында Сербия Кыйраллыгының дәүләт гимны булып тора. Бу елларда ул “Сербия милли догасы” дип атала. Аңлашыла ки, аның текстында “монархия куплетлары” да була. Хәзер алар гамәлдән чыгарылган инде.

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Сербия Балкан ярымутравының көнбатышында барлыкка килгән Серблар, Һорватлар һәм Словеннар Кыйраллыгының метрополиясе булып китә, биредә ул Һорватия һәм Словения гимннары белән бергә уйнала. Икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы “социализм чоры”нда федератив Югославиядә бер республика булган Сербиядә “Әй славяннар!” (Hej, Sloveni!) җыры төбәк гимны дип кабул ителә. Соңгысы СФЮҖ таркалгач та бәйсез Сербия Җөмһүрияте гимны булып кала.

Югославия мәмләкәтенең соңгы кушылдыгы булган Черногориянең дә мөстәкыйльлек алачагы билгеле булгач, Сербия парламенты 2004 елда “Боже правде”ны кире кайтарырга тәкъдим итә. 2006 елның 8 ноябрендә бу хакта конституция кануны кабул ителә. Гимн сүзләренең бүгенге редакциясе 2009 елның 11 маенда раслана.[1], [2]

Сербиянең элеккеге гимннары
 Bože pravde Хак Тәгалә 1882–1903; 1909–1919
 Himna Kraljevine Jugoslavije Югославия Кыйраллыгы гимны 1919–1941
 Hej, Sloveni! Әй, славяннар! 1945–1992
 Hej, Sloveni! Әй, славяннар! 1992–2006
 Bože pravde Хак Тәгалә 2006 елдан башлап
  1. https://sr.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%BE%D0%B6%D0%B5_%D0%BF%D1%80%D0%B0%D0%B2%D0%B4%D0%B5
  2. https://en.wikipedia.org/wiki/Bo%C5%BEe_pravde