Хапый бабай кыз сорый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хапый бабай кыз сорый latin yazuında])
Хапый бабай кыз сорый
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Хапый бабай кыз сорый татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар ике уенны алып баручы сайлап куялар. Алар кул тотышып «капка» ясап тора. Ә калган балалар шул «капкадан» шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленәләр. Шобага әйтеше әйтер алдыннан уенны алып баручылар һәр парга түбәндәге такмакны әйтә:

Хапый балалары аерылган,
Алтын суга каерылган.

Балалар капма-каршы ике рәт булып тезелә. Ә ике рәт арасында «су» була, аны җиргә сызып билгелиләр. Шуннан соң ике якның уенны алып баручылары кычкырып әйтешәләр:

— Аяк астында елга бар.
— Аягың булса, атлап чык.
— Хапый бабай кыз сорый.
— Теләгәнең ал да чык.

Беренче якның алып баручысы икенче яктагы бер баланың күзен барып каплый һәм түбәндәгечә такмаклый:

Лил, лил, лил
Сасыган эремчек,
Лил, лил, лил.

Беренче якның бер уенчысы шул арада күзе капланган баланың маңгаена барып чиртә дә тиз генә үз урынына кайтып баса. «Ярый!» дигән командадан соң тегенең күзен ачтыралар да: «Кем чиртте?» — дип сорыйлар. Әгәр ул белсә, чирткән кешене икенче як төркемгә бастыралар. Белмәсә, уен кабатлана. Шул рәвешчә уйнап, кайсы төркемдә кешеләр бетсә, шул җиңүче була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]