Химик тигезләмә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Химик тигезләмә latin yazuında])

Химик тигезләмә (ингл. Chemical equation) — xимик реакциянең химик билгеләр һәм формулалар ярдәмендә шартлы язылышы.

Сул якта кулланылган матдәләр күрсәтелә, алар + билгесе белән берләштерелә. Уң якта исә барлыкка килгән матдәләрнең формулаларын язалар, алар да + билгесе белән берләштерелә. Тигезләмә өлешләре арасында ук куела. Аннары соң атомнар саны тигез булсын өчен коэффициентлар куела.