Хлорпромазин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хлорпромазин latin yazuında])

Хлорпромазинны (ларгактил) психик какшауларны дәвалаганда тынычландыргыч буларак кулланалар. Озак дәваланучы кайбер авыруларның эндотелий һәм строманың тирән катламнарында куркынычсыз, нәфис, таралган, сары-коңгырт грануляр утырмалар үсеш алырга мөмкин. (рәс.22.1б). Башка токсик күренешләргә ясмыкның алгы капсуласы астында утырмалар һәм ретинопатия керә (алга таба кара).

Хлорпромазин бәбәк өлкәсендә ясмык капсуласының алгы өслегендә куркынычсыз, нәфис йолдыз сыман сары-коңгырт гранулалар утырмасына китерә (рәс. 22.2б). Гадәти көндәлек доза 75-300 мг тәшкил итә. Ретинотоксиклык бик югары дозаларны озак куллану белән билгеләнә һәм үзенчәлекле булмаган тутлы грануляцияләр һәм тут кисәкләре ясалу белән сыйфатлана.


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.