Хроник каналикулит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хроник каналикулит latin yazuında])
Хроник каналикулит
Сурәт

Хроник каналикулит — анаэроб грамм-уңай бактерияләр булган Actinomyces israelii китереп чыгарган сирәк чир (рәс. 5.20а). Хроник каналикулит барлыкка килү өчен аерым алшартлы факторлар юк, шул ук вакытта дивертикул һәм юл тоткарлыгы торгынлык һәм анаэроб бактерияле инфекция өчен килеп чыга ала.

Ачыклау

1. Гади дәвалауга бирешмәгән эренле хроник конъюнктивит һәм бер яклы яшь түгелү белән билгеләнә (рәс. 5.20б).

2. Билгеләре

• Яшь ноктасының шешүе чирнең җиңел күренеше өчен диагностик күрсәткеч санала (кара рәс. 5.3д).

• Периканаликуляр ялкынсыну юллар шешү һәм юлларга басканда эренле бүлендек чыгу белән сыйфатлана (рәс. 5.20в).

• Юллардан пыяла таяк белән (рәс. 5.20г) сытып чыгарылган яки каналикулотомиядән соң чыккан конкрементлар күкертле гранулалардан тора.

NB Дакриоциститтан аермалы буларак, борын-яшь юлы үткәрмәүчәнлеге һәм яшь капчыгы тартылуы юк.

Дәвалау

1. Урынлы антибиотикларны, мәсәлән ципрофлоксацинны, чир башында 4 тапкыр көнгә 10 көн кулланалар, ләкин алар белән дәвалау һәрвакытта да нәтиҗәле түгел.

2. Каналикулотомия нәтиҗәле дәвалау ысулы һәм юлларны конъюнктива ягыннан сызыклы кисүдән гыйбарәт, тик кайбер очракларда бу юлларның җөйләнүенә һәм эшчәнлеге бозылуына китерә.

Дифференциаль диагностика

1. «Гигант төп» синдромы кабатланучы эренле хроник конъюнктивитның сәбәбе була ала. Бу өске гөмбәздә S. aureus депозитлары белән бәйле, бу гадәттә леватор функциясе бозылган өлкәннәрдә еш очрый. Мөгезкатлауның икенчел тамырлануы еш барлыкка килә. Дәвалау гөмбәзне тулысынча чистарту белән урынлы һәм системалы антибиотиклар кулланудан гыйбарәт.

2. Охшаш симптомнарга китерә алган башка халәтләр - яшь юлы дивертикулы һәм дакриолит.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.