Хәзинә (сквер, Чистай)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәзинә (сквер, Чистай) latin yazuında])

“Хәзинә” скверы

“Хәзинә” скверы Россия тарихында мәдәният елы буларак кереп калган 2014 елның, 5 нче маенда, Чистай шәһәрндә ачылды. Татар халкының мәдәниятен, мәгърифәтен, тарихын чагылдыручы “Хәзинә” скверы, Чистай үзәгенә урнашкан, 1867 елда Казан губернаторы Скарятин кушуы буенча булдырылган “Скарятинский” ял паркы белән янәшә төзелде. Чистай шәһәре җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков инициативасы буенча “Ямашнефть” НГЧИ коллективы тарафыннан проектланган һәм төзелгән элеге сквер, борынгы шәһәрнең архитектурасы белән тәңгңл килә, татар халкының мәдәниятен,мәгърифәтен, тарихын чагылдыра. Сквер ачылу истәлегенә Президент һәм тантана кунаклары: танылган шәхесләр, зәңгәр чыршылар утырттылар.

”... Бу сквер шәһәр кешеләренең яраткан урынына әверелергә тиеш” – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов скверны ачканда.

“Хәзинә” скверының үзәк аллеясында, исемнәре, биографияләре Чистай белән бәйле булган, татар язучылары һәм мәгъфәтчеләре Фатыйх Әмирхан, Кояш Тимбикова, Гаяз Исхакый һәм композитор Софья Гобәйдуллина бюстлары куелган. Шулай ук, танылган якташлар һәм язмышларында Чистай шәһәре мөһим роль уйнаган әдәбият,сәнгать әхелләренең: -Габдулла Тукай (татар халык шагыре, сөйгән кызы Чистайдан Зәйтүнә Мәүлетова); -Борис Пастернак (рус язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, 1942 – 1943 елларда Чистайга эвакуацияләнеп биредә яши); -Леонид Леонов (рус совет язучысы, драматург, 1941-1942 елларда Чистайга эвакуацияләнеп биредэ яши, 1942 – 1943 елларда да берничә атна биредә яши); -Николай Асеев (рус совет шагыйре,1941-1943 елларда Чистайга эвакуацияләнеп биредә яши); -Вера Минкина (актриса, Чистай районы Бахта авылында туган); -Малик Яруллин ( рәссам, Чистай районы Урал авылында туган); -Флёра Тарханова ( шагыйрә, тәрҗемәче, Чистай районы Яуширмә авылында туган); -Владимир Белов ( шагырь, Чистай шәһәрендә яши);

Рифкать Гардиев ( шагыйрь, Чистай шәһәрендә яши) ;

Һәм исемнәре Чистай белән бәйле булмаган, татар хылкының бөек мәгърифәтче, тарихчы, философ, галимнәрәре Ризаэтддин Фәхретдин белән Шиһабетдин Мәрҗәнинең әйтемнәре, шигырьләре таш китап макетларына урнаштырылган. Бүгенгесе көндә “Хәзинә” скверы Чистайлыларның һәм шәһәребез кунакларының яраткан ял итү урыны. Биредә бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәрелә.