Хәмит чишмәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәмит чишмәсе latin yazuında])

Хәмит чишмәсе

Хәмит Мәхмутов (1910-1971) Актаныш районында танылган мич чыгаручы булган. 1941 елда яшь ирне сугышка алалар. Җиңүне ул чит җирләрдә каршылый, исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайта.

Сугыштан соң ул үзенең хезмәтен дәвам итә, кешеләргә мич чыгара, өйләргә нур кертә. Хәмит бабай гаиләсе белән Яна Кадермәттән 1951 елда Актанышка күчеп килә, 1953 елда поселокка йорт салалар. Ул елларны су проблемасы бик көчле була. Урамнарда сирәк кенә кое, ә колонкалар бөтенләй булмый. Хәмит җизнәй "Бүләк" урманының тау астында чишмә бәреп чыкканын абайлап, бу урынны әйбәтләп чистарта,өеннән мичкә алып килеп куя, чүмеч белән су алмалы итеп көйләп куя. Бераз вакыттан соң ул чишмәгә улак та ясый. Шул еллардан башлап Хәмит җизнәй тау астындагы кечкенә чишмәне чистартып, су алырлык итә. Су чокырга бик озак җыелган, аны гел чүмечләп кенә чиләккә тутырганнар.

“Чишмәне исән чагында гел Хәмит карады“,- ди авылның олы апалары. Шуннан бирле чишмә халык телендэ “Хәмит” чишмәсе булып кала. Әтиләре үлгәч, чишмәне карау олы улы Фәнискә кала.

1990 нчы елларда район нефтьчеләре тарафыннан чишмә яңартып, матурлап куела. Чишмәгә “Хәмит чишмәсе” исеме тантаналы рәвештә кушыла. Чишмә юлына асфальт салалар, яңа улаклар куела, су алучыларга барлык уңайлыклар тудырыла. Чишмә бик матурлап койма белән әйләндереп алына. Актаныш авыл җирлегетарафыннан чишмәгә ремонт ясала, самавыр, пар аккошлар өстәлә. Сугышта һәлак булганнарның һәйкәленә чәчәк салганнан соң, гаилә корган яшь парлар чишмә янына килеп, аның хәер фатихасын алулары традициягә кереп китә. Райондашларыбыз Лилия Шәйгәрданова, Инсаф Хәбибуллин тарафыннан “Актаныш чишмәләре” дигән бик тә матур җыр туа.

    Җырлыйлар  Хәмит, Мәликә
    Җидегән  изгеләре.
    Моңнары белән юата
    Актаныш чишмәләре...                                                                                                                           

“Хәмит” чишмәсе көнен дә, төнен дә алты дистә ел буе челтерәп ага, ә аңа бәйле тормышлар да шулай чишмәнең үзе кебек гөрләп, буыннар алыштырып, алга таба дәвам итә. Үзенә карата ихтирам һәми игътибар булганда “Хәмит” чишмәсе яшәр дип өметләнәсе килә.

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.Актаныш-туган җирем.Ф.Муратов, Й.Хуҗин.- Казан:Идел-Пресс,2003. 2.Изге дога булып ирешсен иде.,"Актаныш таңнары" газетасы,18.04.2002.№51