Хәсән Әхмәтшин (берләштерүгә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Әхмәтшин (берләштерүгә) latin yazuında])

Хәсән Мөбәрәкша улы Әхмәтшин (1920 нче елның 1 гыйнварында Кукмара районы Туембаш авылы - 2017 елның 27 декабре) - юридик фәннәр докторы, профессор, атказанган юрист, атказанган Россия фәннәре эшлеклесе. Төбәгебез шәхесләре илебез тарихында үз эзен калдырды. Узган гасырның иң зур афәте – Бөек Ватан сугышы елларында да сынмады, сыгылмады. Җимерекләрне төзәтүгә дә үзенең лаеклы өлешен кертте. Алар - безнең горурлыгыбыз.

Эчтәлек

  1. Тәрҗемәи хәле
  2. Иҗаты
  3. Әсәрләре
  4. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
  5. Чыганаклар


Тәрҗемәи хәле

Хәсән Мөбәрәкша улы Әхмәтшин 1920 нче елның 1 гыйнварында Кукмара районы Туембаш авылында күп  балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләнең материаль хәле авыр булу сәбәпле Хәсән Мөбәрәкша улы 1935 елда 8 класс белем алганнан соң укуын туктатып, мөстәкыйль хезмәт эшчәнлеген башларга мәҗбүр була. Өч ел дәвамында ул Кукмара поселогында төрле оешмаларда эшли. 
     1938 елда Хәсән Мөбәрәкша улы район прокуроры юлламасы белән Казан юридик мәктәбенә укырга җибәрелә. 1939 елның сентябреннән Юдино районына халык судьясы булып билгеләнә. Ә 1940 елның сентябреннән Байкал арты округына хәрби хезмәткә алына. 
    1942елның  язында  Байкал арты  хәрби округы Хәсән  Мөбәрәкша улын  Ашхабад  шәһәренә  Хәрби юридик  академиясенә укырга  җибәрә.1952 елда укуын уңышлы гына тәмамлаганнан соң, шунда ук мөгаллим булып кала.
    2017 елның 27 декабрендә  98 нче яшендә СССР ның һәм Россия Федерациясенең күренекле хокук белгече, юридик фәннәр докторы, профессор, Россиянең атказанган фән эшлеклесе Хәсән Мөбәрәкша улы Әхмәтшин вафат булды. 

Иҗаты

Ул 170 кә якын фәнни һәм укыту-методик эшләр авторы. 2000 елда Х.М.Әхмәтшин улы Н.Х.Әхмәтшин (тарих фәннәре кандидаты)  белән берлектә “Современное уголовное законодательство КНР” монографиясе бастыралар. Аерым фәнни эшләрен Х.М.Әхмәтшин кытай телендә яза. 2008 елда Н.Х.Әхмәтшин белән берлектә язылган “Военно-уголовное законодательство КНР” дигән статья дөнья күрә. Кызганыч, бу аларнын уртак эшләренең соңгысы була (Наил Хәсән улы Әхмәтшин 2008 елның октябрендә Кытайда фаҗигале төстә вафат була).

Әсәрләре

«Советское военно-уголовное законодательство» (М., 1972 г.), «Квалификация воинских преступлений» (М., 1977 г.), «Совершенствование законодательства об уголовной ответственности за воинские преступления» (М., 1985 г.), «Уголовное право Российской Федерации. Преступления против военной службы» (М., 1999 г.), «Преступления против военной службы» (М., 2002 г.), «Военно-уголовное законодательство Российской Федерации. Научно-практический комментарий» (М., 2004 г.), «Военно-уголовное право» (2008 г.), Избранные труды / Под общ. ред. и предисл. канд. юрид. наук, доц. О. К. Зателепина. — М.: Изд. «Юрлитинформ», 2011.


Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Фәнни казанышлары өчен Х.М.Әхмәтшин күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Орден «Красной Звезды» (1956 г.), орден «За службу Родине в Вооружённых Силах СССР III ст.» (1976 г.), медаль «За боевые заслуги», медаль «За Победу над Германией», медаль «Ветеран Вооружённых Сил СССР».

  Чыганаклар

1. Ахметшин Х.М. “Избранные труды”, Издательство М. “Юрлитинформ”, 2011 2. 90-летнему юбилею профессора Хасана Мубараковича Ахметшина // Уголовное право. 2010. январь—февраль. С. 134—135.