Цифралар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Цифралар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Цифралар (лат. cifra гарәп.صفر‎ (ṣifr) «буш, нуль») — санның шартлы билгеләре.

Тормышта гарәп цифралары киңрәк кулланыла. Зуррак саннар хәтта цифра һәм сүз белән бергә язылырга мөмкин. Гадәттә ул меңнән башлана, һәм аларны уку җиңелләшә. Гарәп цифралары ун билге белән эш итә, һәм шулар ярдәмендә теләсә нинди сан күрсәтелә: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 0.

Рим цифралары азрак кулланыла. Алар, башлыча, гасыр (XXI гасыр), безнең эра елларын күрсәтү (MCMXCV—1995), числода, ай санын язуда (9. V. 1995) кулланылалар. Тагын сыйныф (VI сыйныф), рәзрәт, категория (II рәзрәтле шахматчы), отряд (III отряд), әсәр томнары кебекләрне рим цифры белән күрсәтү бар. Рим цифрлары нибары җиде билге белән күрсәтелә: I, V, X, L, C, D, M. Шушы билгеләр ярдәмендә дүрт меңгә кадәр булган саннар күрсәтелә.

«Цифр» сүзе гарәп телендәге صفر ṣifr «бер нәрсә дә, нуль» сүзенән килеп чыҡҡан

Гарәп-Һинд цифрларының милли бирелешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 A   B   C   D   E   F   G   H   I   J   K   L   M   N   O   P   Q   R   S   T   U 
0 ٠ ۰
1 ١ ۱
2 ٢ ۲
3 ٣ ۳
4 ٤ ۴
5 ٥ ۵
6 ٦ ۶
7 ٧ ۷
8 ٨ ۸
9 ٩ ۹

A — гади ауропа, B — гарәп, C —көнчыгыш-гарәп, D — деванагари, E — бенгал, F — гурмукхи, G — гуджарати, H — ория, I — тамил, J — телугу, K — каннада, L — малаялам, M — тай, N — лаос, O — тибет, Р — бирман, Q — кхмер, R — монгол, S — лимбу, T — яңа тайлы, U — яван

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы заманнарда саннар тура сызыклы билдәләр (таякчалар) белән тамгаланган: бер таяк берәмекне, ике таяк - икене һ.б. сүрәтләгән. Язуның бу ысулы агачка эшләнгән киртекләрдән килеп чыккан. Ул әле дә «рум цифрларында» 1, 2, 3 саннарын сүрәтләгәндә кулланыла. «Гарәп цифрларының» Һиндстаннан килеп чыгуын фәндә тик XIX гасырда гына таныйлар. Ул заман өчен яңа булган бу фикерне беренче булып әйтүче Шәрекъне өйрәнүче рус галимы Георгий Яковлевич Кер (1692—1740) була. Кер 1731 елдан алып Мәскәүдә чит ил эшләре коллегиясында тәрҗемәче булып эшли.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]