Черкиләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Черкиләр
AnophelesGambiaemosquito.jpg
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
Тип: Буынтыкаяклылар
Сыйныф: Бөҗәкләр
Ассыйныф: Канатлылар
Отряд: Двокрилі (Diptera)
Асотряд: Nematocera
Инфратәртип: Culicomorpha
Гаиләлек: Черкиләр (Culicidae)
Латин атамасы
Culicoidea
ITIS 125930
NCBI 7157

Черкиләр, озынборыннар (лат. Culicidae) – кушканатлылар отрядына керүче кан суыручы бөҗәкләр. Ике канатлы, озын борынлы, гәүдәсе нечкә генә. Хәзерге көндә дөнья буйлап 38 ыругка карый торган 3 000 төр черки очрый. Русиядә аларның 100ләп төре очрый.

Черки – паразит бөҗәк. Ул кешеләрнең һәм хайваннарның каны белән туклана. Чөнки канда туклыклы матдәләр бар, бу бөҗәкләр өчен шәп азык булып тора. Черкиләр үзләренең селәгәйләре белән зарарлы микроорганизмнарны күчерәләр һәм төрле йогышлы авырулар килеп чыгуына сәбәпче булып торалар. Черкиләр гадәттә кичен яки иртән активлаша.

Алар торгын суда, күлләрдә, канау һәм сазлыкларда үрчи. Йомырка салудан башлап черки чыга башлаганга кадәр нибары 9-14 көн уза. Черкиләрнең личинкалары һәрвакыт су өслегендә тора, җил һәм яңгырга бирешми. 1 м² суда 20 меңнән артык күкәйләр, личинкалар булырга мөмкин. Бу личинкалар белән балыклар, бакалар туклана.

Черкиләр тараткан чирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таш гасырлардан бирле черки җир йөзендәге халыкның яртысын диярлек кырып килгән. Хәзерге заманда да ел саен 200 миллионга якын кеше бизгәк авыруы (малярия) йоктыра. Африкада гына да елына 1 миллионнан артык бала шушы чирдән үлә. Бизгәк таратучы черкиләр гадәттән тыш куркыныч. Бу бөҗәкләрнең аерылып торган үзенчәлеге – канатларында караңгы таплар бар. Җирдә һәр елны бизгәк белән биш йөз миллион кеше зарарлана, һәм һәрвакытта да дәвапау авыруны коткарып кала алмый, якынча миллион кеше бу авырудан үлә. Черки тешләгән урын шешенә һәм тимгелле була. Кайбер очракларда температура күтәрелергә, көчле баш авыртуы булырга, шулай ук тын кысылу өянәге барлыкка килергә мөмкин. Шунысы билгеле, черкиләр селәгәе аллергия китереп чыгаруга сәләтле. Югары сизгерлек белән интегүче кешеләрдә черки тешләгән урында аллергик реакция барлыкка килә, тешләнгән урын кызарып тора, шешенә, куыклана һәм тимгелләр белән каплана. Тешләнгән урынны кашу икенче мәртәбә йогышлы авыру белән зарарлануга китерергә мөмкин.

ССРБда 1950нче еллар башына кадәр бизгәк авыруы белән авырулар саны массакүләмле иде, өстәвенә Кавказда, Кавказ артында һәм Урта Азиядә генә түгел, Европа өлешенең урта полосасында (Идел буе һәм башка районнарда) да шулай ук иде. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ерак чит илләрдән (Судан, Һиндстан, Йемен, Пакистан, Төркия, Сьерра-Леоне һәм Гайана республикасыннан) китерелгән малярия белән очраклы рәвештә авырулар саны билгеләнә. 2010-2013 еллар чорында Татарстанда бизгәк авыруының 9 очрагы теркәлгән.[1]

Таралу өчен уңай шартлары булган территориягә эләккән очракта, бизгәк авыруы җирле халык арасында таралырга мөмкин. Авыру кешенең канын лаборатория микроскобы аша тикшергәндә генә төгәл диагнозны билгеләргә була. Бизгәкне вакытында һәм дөрес итеп дәваламаганда ул бик авыр үтәргә мөмкин. Бу очракта азканлылык, эчке әгъзаларның эшчәнлеге бозылу күзәтелә. Дәвалауны вакытыннан алда тәмамлаган очракта бу чир кабат яңара, авыру кеше башкалар өчен дә инфекция чыганагына әверелә. Чит илләрдә йоктырган тропик бизгәкнең үлемгә китергән очраклары да бар.

Озынборыннар бизгәк авыруын генә түгел, денге дигән авыруны, лимфа филяриозын, чикунгунью авыруын, япон энцефалитын һәм сары бизгәкне дә йоктыралар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]