Чирәпсыман кабак синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чирәпсыман кабак синдромы latin yazuında])

Чирәпсыман кабак синдромы — сирәк чир, ул өске кабак аскысын каплап тору белән ачыклана. Синдром бер яки ике яклы була ала, ир-атлар һәм хатын-кызларда бер үк ешлык белән очрый һәм күз ярсытуына китерә.

1.              Бергә булган симптомнар. Өске кабакның имчәкле хроник конъюнктивиты һәм өске кабак кырыеның алсу бенгаль белән буялуы.

2.             Катнаш чирләр. Атонияле кабаклар синдромы, кабак шешләре, лайлалы тышча чире, операцион җәрәхәт һәм әгъза имгәтү.

3.             Дәвалауга өске кабакның үтәли чөйсыман кисеп алу, тышкы почмак сеңере дупликатурасын ясау һәм тарзаль тасма ясау операциясе белән аскы кабакны горизонталь кыскарту керә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.