Шартлы үтә-үткәргеч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шартлы үтә-үткәргеч latin yazuında])

Шартлы үтә-үткәргечләр Бардин-Купер-Шифер теориясе һәм аның дәвамнары тарафыннан тасвирланганча үтә-үткәрүчәнлекне күрсәтүче материаллар. Бу шартлы булмаган үтә-үткәргечләрдән аермалы буларак. Шартлы үтә-үткәргечләр я I-енче тип, я II-нче тип булырга мөмкин.

Күпчелек элемент супер-үткәргечләр шартлы. Ниобий һәм Ванадий II типныкы, ә күпчелек башка элемент үтә-үткәргечләр I-типлы. Кайбер үтә-үткәргечләр өчен критик температуралар:

Элемент Tc (K)
Al 1.20
Hg 4.15
Mo 0.92
Nb 9.26
Pb 7.19
Sn 3.72
Ta 4.48
Ti 0.39
V 5.30
Zn 0.88

Күпчелек катнашма һәм эретмә үтә-үткәргечләр II тип материаллары. Кулланылышларда иң киң булган шартлы үтә-үткәргеч ул Ниобий-титан - бу II тип үтә-үткәргеч, аның үтә-үткәрү критик температурасы 11 K. Үтә-үткәргечтә әлегә иң югары ирешелгән шартлы температура ул магний дибориды өчен 39 K (-234 °C).