Шотландия һимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шотландия һимны latin yazuında])

Тарих һәм чынбарлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шотландия байрагы

Шотландия кыйраллыгы (854-1707) илтамгасы

Шотландиянең рәсми рәвештә кабул ителгән гимны юк.[1] Рәсми булмаган гимн исеменә берничә җыр дәгъва кыла, алар арасында халык көйләре дә, хәзерге заман кешеләре иҗат иткән әсәрләр дә бар.

Шуларның берсе – «Scotland the Brave»[2] ("Кыю Шотландия"). XIX гасырдан ук билгеле булган көйгә (авторы билгесез, халык көе дип санала) җыр текстын Шотландия журналисты Клифф Һэнли 1950 нче елларда иҗат иткән. Әлеге көйгә шигырьләр элегрәк тә язылган булган, ләкин ул хәзер Клифф Һэнли сүзләренә генә җырлана. Бөтен дөньяның тамырлары Шотландиядән булган кешеләре аны милли бәйрәмнәрдә һәм башка тантаналы шартларда куллана[3]. 1990 нчы еллар башына кадәр ул хәтта спорт чараларында да Шотландия гимны буларак уйнала иде.

Ләкин "Кыю Шотландия", дөресен әйткәндә, бары тик "фольклор милләте" җыры гына. Ил һәм милләт гимны буларак ул җитди рәвештә кабул ителә алмый. Бәлки шуңа күрәдер, хәзер аны «The Flower of Scotland»[4] Шотландия Чәчәге алмаштырды. Татарча шайтан таягы дип аталган чәчәк бу илнең милли символларыннан берсе булып тора.

The Comes фольклор төркеме иҗат иткән "Шотландия Чәчәге" җыры беренче мәртәбә 1967 елда яздырылган иде. Хәзер ул Шотландиянең Бөекбританиядән аерым чыгыш ясаучы җыелма такымнары (мәсәлән, футбол һәм регби буенча) уйнаганда Шотландия гимны буларак башкарыла[5].

Шайтан таягы — Шотландиянең милли символы

«Flower of Scotland» җырында үткән заманнарның бер истәлекле тарихи вакыйгасы – 1314 елда шотландиялеләрнең инглиз илбасарларын тар-мар итүе чагылыш тапкан. Телен югалта барып та, тарихи хәтерен җуймаган горур халык өчен бу, әлбәттә, милли үзбилгеләнү максатыннан бик кулай гимн булып кабул ителәдер. Шуңа күрә, 2006 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, "Шотландия Чәчәге" беренче урында тора:

Җыр Тавыш бирү нәтиҗәләре (%)
«Flower of Scotland» 41 %
«Scotland the Brave» 29 %
«Highland Cathedral» 16 %
«A Man's A Man for A' That» 7 %
«Scots Wha Hae» 6 %

Сораштыруда өченче урынны алган "Highland Cathedral" җыры, ике алман кешесе тарафыннан иҗат ителү сәбәпле, кире кагыла.

Flower of Scotland – Fhlùir na h-Alba[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инглиз телендә:
O flower of Scotland
When will we see
Your like again
That fought and died for
Your wee bit hill and glen
And stood against him
Proud Edward's army
And sent him homeward
Tae think again
The hills are bare now
And autumn leaves lie thick and still
O'er land that is lost now
Which those so dearly held
And stood against him
Proud Edward's army
And sent him homeward
Tae think again
Those days are passed now
And in the past they must remain
But we can still rise now
And be the nation again
And stood against him
Proud Edward's army
And sent him homeward
Tae think again
Шотланд (гэль) телендә:
O Fhlùr na h-Albann,
cuin a chì sinn
an seòrsa laoich
a sheas gu bàs 'son
am bileag feòir is fraoich,
a sheas an aghaidh
feachd uailleil Iomhair
's a ruaig e dhachaidh
air chaochladh smaoin?
Na cnuic tha lomnochd
's tha duilleach Foghair mar bhrat air làr,
am fearann caillte
dan tug na seòid ud gràdh,
a sheas an aghaidh
feachd uailleil Iomhair
's a ruaig e dhachaigh
air chaochladh smaoin.
Tha 'n eachdraidh dùinte
ach air dìochuimhne chan fheum i bhith,
is faodaidh sinn èirigh
gu bhith nar Rìoghachd a-rìs
a sheas an aghaidh
feachd uailleil Iomhair
's a ruaig e dhachaidh
air chaochladh smaoin.

Тәрҗемәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шотландия Чәчәге
(юлга-юл тулы тәрҗемә)
1. Әй, Шотландия Чәчәге, кайчан без сине яңадан, җан фида кылып, тәкәббер Эдвардның армиясенә каршы торып, Һилл (Калкулык — Шотландиянең таулы өлеше атамасы) һәм Глен (Үзән — Шотландиянең тигезлекле өлеше) өчен көрәшеп үлгәннәр заманындагы кебек күрербез? Баскынны куып җибәргән ул, — кабат уйлансын дип.
2. Бу калкулыклар хәзер шыр ялангач, һәм көз кайчандыр кадерләп тотылган, тәкәббер Эдвардка каршы торган һәм югалган ил өстенә тыныч кына яфракларын коя. Баскынны куып җибәргән ул, — кабат уйлансын дип.
3. Ул көннәр күптән үтеп китте инде, алар шул заманда калсын да, ә без әле кабат күтәрелә алабыз — Эдвардның тәкәббер армиясенә каршы торган милләт булырлык итеп. Баскынны куып җибәргән ул, — кабат уйлансын дип.

(җырлау өчен кыскартылган тәрҗемә)
1. Шотланд Чәчәге,
кайчан кабат
күрербез илнең,
җан фида кылып,
Эдвардны җиңгән
Һилл-Гленн* кебек булганын?
Баскынны ул куып
кире кайтарган, —
уйлансын дип.

2. Бу калкулыклар
шыр ялангач,
яфрак коела,
кайчандыр көзен
Эдвардны җиңеп,
югалган ил өстенә.
Баскынны ул куып
кире кайтарган, —
уйлансын дип.

3. Ул көннәр — күптән
үткән заман,
без әле кабат
күтәрелә алабыз —
Эдвардны җиңгән
шул кыю милләт булып.
Баскынны ул куып
кире кайтарган, —
уйлансын дип.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]