Шрикантешвара Гыйбадәтханәсе, Нанджангуд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шрикантешвара Гыйбадәтханәсе, Нанджангуд latin yazuında])
Һиндстанда, Карнатака штатында, Майсор даирәсендә, Нанджангудта урнашкан Шрикантешвара Гыйбадәтханәсе, координаталары: 12°7'8N, 76°41'33O

Шрикантешвара Гыйбадәтханәсе (ул шулай ук Нанджундешвара Гыйбадәтханәсе дип атала) ул Көньяк Һиндстанда, Карнатака штатында Нанджангуд дини сәфәр шәһәрендә борынгы гыйбадәтханә. Ул борынгы Шрикантешвара Ходае өчен мәшһүр (шулай ук Нанджундешвара Гыйбадәтханәсе дип атала, бу Шива Ходаеның башка исеме).[1] Шрикантешвара гыйбадәтханәсе Кавериның кушылдыгы, Капиланың уң як ярында шәһәрдә урнашкан. Нанджангуд шулай ук "Дакшина Каши" дип атала.[2] яки "Көньякның Варанаси/Праяг".

Каннада телендә Нанджу агу дигәнне аңлата; Нанджундешвара исеме "Агуны Эчкән Ходай" дигәнне аңлата (халахала агуы), бу сүз Бөек Сөт Океанын Язу риваятеннән килеп чыккан; шулай итеп шәһәргә 'Нанганджуд' исеме кушылган, бу Нанджундешвара Ходае сыенган урынны аңлата.[3][4][5]

Веда Брахма Т.С. Вишвешвара Дикхитх ул Ходайның Шри Шрикантешвара Супрабхата Стотрамның төзүчесе. Шри Т.С. Вишвешвара Дикшитх берничә Веда буенча өйрәнгән Санскрит галиме булган (бигрәк тә Яджур Веда буенча) һәм Гхана Крамада специальләшкән - бу Ведаларның эссенциясе. Ул шулай ук Шри Шарада Гыйбадәтханәседә Шри Шарада Супрабхатаны һәм Шри Чандрамоулишвара Супрабхатаны һәм Майсорда, Махаллада Шри Чандрамоулишвара Гыйбадәтханәсендә Шрингерины уйлап чыгарган. Ул Гана Пати булган һәм Аланкара Шастра, Джйотиша Шастра (Астрология), Тарка һәм Вьякарана (Әдәбият) Шастраларын язган. Ул Майсор Махараджасыннан Санскрит Әдәбиятына кертем өчен берничә бүләк алган.

Нанджангудта "Додда Джаатхре" фестивале меңнәрчә тугърыларны җәлеп итә. Фестивальгә "ратха бееди" дигән юлдан биш төсле арбаны тугърылар тарту керә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Srikanteshwara temple, Nanjangud.
  2. Architecture of the Famous Srikanteshwara Temple
  3. Architecture of Karnataka#Nanjangud Temple
  4. Sri Srikanteshwara Temple in Nanjangud.Info, archived from the original on 2009-10-29, retrieved 2018-04-21 
  5. Tourism page in Nanjangud Town Municipal Council, archived from the original on 2013-07-29, retrieved 2018-04-21