Шәүкәт Уразаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәүкәт Уразаев latin yazuında])
Шәүкәт Уразаев

Шәүкәт Уразаев, Шәүкәт Зәкәрия улы Уразаев (1927―2006) — юрист, академик. Беруни исемендәге Үзбәкстан Дәүләт премиясе лауреаты, Үзбәкстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәүкәт Уразаев 1927 нче елда Башкорт АССР Чакмагыш районында туган. 1947 елда Ташкент дәүләт юридик институтын тәмамлый. 1949 елдан Ташкенттагы югары уку йортларында остазлык эше белән шөгыльләнә, профессор дәрәҗәсенә җитә.

1950 елда әлеге уку йортының аспирантурасына керә, 1951 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1963 елда докторлык диссертациясен яклый. Күп еллар Ташкент дәүләт университетының юридик факультетында укыта, 1994-95 елларда Ташкент дәүләт юридик институтында ректор булып эшли.

Галим үзенең Үзбәкстандагы дәүләт төзелешенең теориясе һәм тарихы, илдә алып барылган реформаларның хокукый нигезләре, халыкның хокукый белемен арттыру кебек актуаль проблемалар буенча тикшеренүләре белән халык арасында абруй казана.

Фәнни эшчәнлеге белән беррәттән илнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. 1990-1993 елларда — Үзбәкстан Республикасы Конституция күзәтчелеге комитеты рәисе, 1993-1994 елларда — Үзбәкстан Республикасы Конституция суды рәисе вазыйфаларын башкаручы, Олий Мәҗлеснең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Үзбәкстан Республикасы Олий Мәҗлес депутаты. 1994-2004 елларда Эчке Эшләр министрлыгы академиясе профессоры булып тора.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Академик Ш. Уразаев ике йөздән артык монография, дәреслек һәм уку-укыту әсбаплары, фәнни мәкаләләр авторы да була: В. И. Ленин һәм Төркестанда совет дәүләтчелеге төзелеше (1967), Совет сәясәте системасы (1980). Аның җитәкчелеге астында утызлап кеше кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклый.

Танылган галим илдә юридик фәнне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен Беруни исемендәге Үзбәкстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнә, Үзбәкстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе мактаулы исемен ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уразаев, Шавкат Закариевич. Советская политическая система / Ш. З. Уразаев. - Ташкент : Узбекистан, 1980. - 176 с.; 17 см.; ISBN В пер.