Ышаныч кәгазе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ышаныч кәгазе latin yazuında])

Ышаныч кәгазе, вәкаләтнамә — бер зат тарафыннан икенче затка өченче затлар алдында вәкиллек итү өчен бирелә торган язма вәкаләт.

Ышаныч кәгазенең гамәли чоры 3 елдан артык була алмый. Әгәр ышаныч кәгазендә аның гамәли чоры күрсәтелмәгән булса, ул язылган көннән алып бер ел дәвамында көчендә кала. Язылган көне күрсәтелмәгән документ гамәлгә яраксыз дип санала. Түбәндәге очракларда ышаныч кәгазенең гамәлдә булуы туктатыла:

  • гамәли чоры узгач;
  • биргән зат аны юкка чыгарганда;
  • биргән зат аннан баш тартканда;
  • биргән юридик зат бетерелгәндә;
  • бирелгән юридик зат бетерелгәндә;
  • биргән граждан үлгәндә;
  • бирелгән граждан үлгәндә.

Ышаныч кәгазе түбәндәге тәртиптә языла:

  1. Документның исеме.
  2. Ышаныч кәгазе бирүченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме.
  3. Әйбер яки акча алыначак оешма яки кешенең исеме.
  4. Алынган сумма яки әйбернең күләме (сумма башта саннар, аннан соң җәяләр эченлә сүзләр белән күрсәтелә).
  5. Алучының имзасы.
  6. Язылу вакыты.
  7. Раслаучының имзасы, оешма мөһере.

Мисал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ышаныч кәгазе
Мин, Баек урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы Вилданов Айдар Илһам улы, 2008 нче елның июль аенда “Фордзон” ачык акционерлык җәмгыятендә эшләгән өчен тиешле 1675 (бер мең 
алты йөз җитмеш биш) сум акчаны алуны үзебезнең мәктәпнең Х сыйныф укучысы Гайсин Әнвәр Миркасыйм улына ышанып тапшырам.
2.08.08.                                                                                           Имзам: ____________________
Вилданов Айдар Илһам улының имзасын раслыйм.
М.у.
Баек урта мәктәбе директоры: _________ М.Ф.Мусин

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]