Эжен Делакруа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Эжен Делакруа
Eugene delacroix.jpg
Туган телдә исем Фердинан Виктор Эжен Делакруа
Туган 26 апрель 1798(1798-04-26)
Париж, Франция
Үлгән 13 август 1863(1863-08-13) (65 яшь)
Париж, Франция
Үлем сәбәбе Туберкулез
Күмү урыны Пер-Лашез[d][1]
Милләт француз
Ватандашлыгы ФранцияFlag of France.svg Франция
Альма-матер Национальная высшая школа изящных искусств[d] һәм Бөек Лүдовик лицее[d]
Һөнәре рәссам
Ата-ана
  • Шарль Делакруа (1741-1805) (әти)
  • Виктория Обен (?-1814) (әни)
Delacroix autograph.png
Эжен Делакруа Викиҗыентыкта

Эжен Делакруа, Фердина́н Викто́р Эже́н Делакруа́ , (фр. Ferdinand Victor Eugène Delacroix, 17981863) — рәссам (график), сынлы сәнгатьтә француз романтизмына нигез салучыларның берсе. Картиналарында ирек сөюне, көрәшне, актив хәрәкәт итүне данлый. Әсәрләренә экспрессия, үсеш тизлеге, темперамент хас. Тарихка, Көнчыгышка, классик һәм заманча әдәбиятка багышланган картиналары, Шекспир, Гөте һ.б. әсәрләренә иллюстрацияләре бар.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Данте көймәсе (1822), Лувр
Хиоста суеш (1824), Лувр

1798 елның 26 апрелендә Париж яны бистәсендә бай буржуа гаиләсендә туган. Кечкенәдән рәсем ясарга сәләте ачыла. Әнисе ягыннан туганы, һөнәри рәссам Анри-Франсуа Ризенерның туганнан туган энесенә йогынтысы көчле була[2]. Шәкертләрен көчле ватандарлык рухында тәрбияләүче Бөек Людовик лицеенда укуы тарихи темага картиналар ясауга этәргеч бирә. Алга таба билгеле рәссам, укытуда академизм яклы булган Пьер Нарсис Герен (17741833) остаханәсенә урнаша. Анда рәсем ясау техникасына ныклап өйрәнә. Луврда Рубенс, Ван Дейк, Диего Веласкес картиналарыннан копияләр ясый. Сынлы сәнгатьтә француз романтизмына нигез салучы Теодор Жерико (1794-1824) һәм Антуан Гро (1771-1835) белән аралашу яшь рәссамның иҗатына зур йогынты ясый. Гро яшь рәссамны чиста, катыштырылмаган буяулар белән эш итәргә, хәрәкәтне, күләмне сурәтләргә өйрәтсә, Т. Жерикодан экспрессив, колоритлы, динамикалы, психологик картина ясарга өйрәнә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкны әйдәүче Азатлык (1830), Лувр, Париж
Сарданапалның үлеме (1827), Э. Делакруа музее, Париж

Т. Жерико һәм А. Ж. Гро иҗатлары тәэсирендә ясаган беренче эше — «Данте һәм Вергилий җәһәннәм күлендә көймәдә баралар» (Данте көймәсе) (1822) авторга дан китерми. Ә менә икенче әсәре, госманлы төрекләр изүе астында интегүче грек халкына теләктәшлек белән ясалган «Хиоста суеш» (1824) картинасы белән билгеле була. Байронның трагедиясе буенча ясалган «Сарданапалның үлеме» (1827) картинасында автор гомуми хаосны, тормышның бетүен күрсәтә алган. Соңгы Ассирия патшасы Сарданапал, дошманнарына тере килеш бирелмәс өчен, үзенең туганнары, бөтен байлыгы белән сарайга бикләнеп, янып үлә.

1830 елгы июль инкыйлабы тәэсирендә ясалган «Халыкны әйдәүче Азатлык» (икенче исеме Азатлык баррикадаларда) (1831) картинасында символик образ — кулына өч төсле байрак тоткан көчле яшь хатын-кыз инкыйлабчыларның азатлыкка, җиңүгә омтылышын гәүдәләндерә. Франциянең яңа хөкүмәте картинаны сатып ала, ләкин картинаның халыкка артык көчле тәэсир иткәнен күреп, тиз генә күргәзмәдән ала.

Тиздән Э. Делакруага гыйсьянчылык темасы туйдыра башлый. 1832 елда илчелек составында Испания, Алжир һәм Мароккога бара, андагы табигатькә, тыныч халәткә сокланып, Африка, Көнчыгыш мотивлары буенча йөзләгән этюд һәм эскиз, «Әлҗәзаир хатыннары» һәм «Мароккода яһүд туе» картиналарын ясый.

Африкадан кайткач, рәссамга рәсми заказлар күпләп килә башлый. Бурбоннар сараенда, Люксембург сараенда, Луврда дивар һәм түшәмнәрне бизәүдә, Сен-Сюльпис чиркәвендә фрескалар (1861) ясауда катнаша. Күргәзмәләргә куелган соңгы эшләре тамашачыда кызыксыну уятмыйлар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жюллиан Ф. Эжен Делакруа. М.: «Терра», 1996.
  2. Елизавета Ефремова. Эжен Делакруа. Китапта: Учись быть первым. М.: Дрофа, 2006. ISBN 5-358-01080-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Делакруа, Фердинанд-Виктор-Эжен(рус.)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Юманите — -09T.
  2. Французская живопись XIX века. От Давида до Фантен−Латура. Ленинград: «Аврора», 1972. 50нче биттә