Экспозицион кератопатия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Экспозицион кератопатия latin yazuında])
Экспозицион кератопатия
Саклык белгечлеге неврология
ICD-9-CM 370.34[1][2]

Экспозицион кератопатия яки экспозицион кератит йомгалаганда кабакларның тулысынча ябылып бетмәү (лагофтальм) нәтиҗәсе, яшь эшләп чыгару дәрәҗәсе гадәти булса да, бу мөгезкатлау кибүенә китерә ала. Кайбер кешеләрнең йокы вакытында кабаклары тулысынча ябылып бетмәү гадәти, әмма Белл феномены симптомнары белән бара ала. Лагофтальм кабакларны җиңелчә япканда яки йомгалаганда гына булырга мөмкин, ә кабакларны тизләтеп япканда булмый.

Сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Нейропаралитик кератопатия бит нервы параличы нәтиҗәсе (рәс. 9.29а), кайвакыт сәбәпсез яки ишетү нервы невриномасын яки колак яны бизе шешен хирургик дәвалау нәтиҗәсендә барлыкка килә ала.

2. Кома яки паркинсонизмда мускулларның тонусы кимү.

3. Механик

• Җөйле пемфигоид ясалу белән кабакларның җөйле деформациясе, пешү (рәс. 9.29б) һәм җәрәхәт.

• Экзема, кояшлы кератоз, пигментлы ксеродермия һәм блефаропластика өчен бит тиресе тартылуы.

4. Күз алмасы урнашуы аномалияләре

• Лагофтальмга китерүче эндокрин офтальмопатия (рәс. 9.29в) яки орбиталь шеш өчен авыр дәрәҗәдәге проптоз.

• Авыр дәрәҗәдәге энофтальм.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Күренешләре «коры» күз синдромында кебек.

2. Билгеләре

• Гадәттә лагофтальмда, йокы вакытында, мөгезкатлауның аскы өчтән берен җәлеп итүче (рәс. 9.30а) уртача нокталы эпителий үзгәрүләре.

• Эпителий кимчелеге (рәс. 9.30б).

• Строманың таркалып йомшаруы (рәс. 9.30в) тишелүгә китерә ала.

• Икенчел инфекция һәркайсы стадиядә кушыла ала.

• Вакыт белән конъюнктиваның аскы өлешендә Зальцман дегенерациясе белән фиброваскуляр үзгәрүләр үсәргә мөмкин.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау ябылмау чагылганлыгына һәм башлангыч халәткә кайтару мөмкинлегенә бәйле.

1. Кайтма ябылмау

• Ясалма яшь препаратлары (консервантсыз) көн дәвамында һәм төнгә май.

• Төнгә кабакларны ябыштыру.

• Бандаж силиконлы линза яки склераль ялганма линза.

• Вакытлыча тарзорафия яки Фрост җөе.

2. Озак ябылмау

• Дәвамлы латераль яки медиаль тарзорафия.

• VII БМН параличында өске кабакка куелган алтын йөкләр.

• Дәвамлы үзәк тарзорафия һәм конъюнктиваль пластика авыр очракларда кирәк булырга мөмкин.

• Проптоз очрагында кирәк булганда күз чокыры декомпрессиясен үткәрәләр.

NB Катнаш нейропаралитик һәм нейротрофик кератопатиядә дәвалау аеруча авыр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.