Экстраокуляр мускуллар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Экстраокуляр мускуллар latin yazuında])
Экстраокуляр мускуллар
NCI Thesaurus идентификаторы C33199
Моның каршысы intraocular muscle[d]
 Экстраокуляр мускуллар Викиҗыентыкта

Күз чокырының латераль һәм медиаль дивары бер-берсенә карата 45° почмагында урнашкан (рәс. 20.2а). Шулай итеп, орбиталь күчәр һәм күз чокырының латераль һәм медиаль дивар арасындагы почмак 22,5° тәшкил итә. Гадиләштерү өчен аны гадәттә 23°'ка тигезлиләр. Башның вертикаль торышында (карашның башлангыч халәте) төбәлү ноктасына горизонтта туры караганда күрү күчәре орбиталь күчәр белән 23° почмак ясый (рәс. 20.2б). Экстраокуляр мускулларның хәрәкәте күз алмасының аларның кыскару вакытындагы халәтенә бәйле.

1.     Мускулның төп гамәле — күзнең башлангыч торышына максималь йогынты.

2.     Өстәмә хәрәкәтләр— күз алмасы торышына бәйле өстәмә хәрәкәтләр.

Листинг яссылыгы — күз алмасының әйләнү үзәгеннән үтүче уйдырма таҗлы яссылык. Күз алмасы Листинг яссылыгында кисешүче Фикның X- һәм Z-күчәрләре буенча әйләнә (рәс. 20.3).

•     Күз сулга һәм уңга асма Z-күчәре аша әйләнә.

•     Күзнең өскә һәм аска хәрәкәте ятма X-күчәре аша була.

•     Торсион хәрәкәтләр (әйләнмә бөтерелү) Y-күчәре (урталай) буенча була, ул алгы котыптан арткыга таба була (күзнең анатомия күчәре сыман).

•     Инторсия — лимбның өске өлешенең борын ягына әйләнү юнәлеше, ә эксторсия — чигә ягына әйләнү юнәлеше.

Горизонталь хәрәкәтле туры мускуллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күзнең башлангыч торышында горизонталь хәрәкәтле туры мускуллар ятма яссылыкта асма Z-күчәр буенча гына хәрәкәт башкара, ягъни төп гамәлләре белән чикләнгән.

1.     Эчке туры мускул Цинн боҗрасыннан күз чокыры очында башлана һәм борын ягында лимбтан 5,5 мм артка акка беркетелә. Башлангыч торышта аның бердәнбер йогынтысы китерү санала.

2.     Тышкы туры мускул Цинн боҗрасыннан башлана һәм чигә ягында лимбтан 6,9 мм артка акка беркетелә. Башлангыч торышта аның бердәнбер йогынтысы читләштерү санала.

Вертикаль хәрәкәтле туры мускуллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вертикаль хәрәкәтле туры мускуллар күз чокыры күчәре буенча бара һәм күз алмасына экватордан алдарак беркетелә. Шулай итеп, алар күрү күчәре белән 23° почмак ясый (кара рәс. 20.2в).

1.     Өске туры мускул Цинн боҗрасының өске өлешеннән башлана һәм лимбтан артка һәм өскә 7,7 мм беркетелә.

•     Төп хәрәкәте — элевация (рәс. 20.4а); өстәмә хәрәкәтләр — китерү һәм инторсия.

•     Күз алмасын 23° читләштергәндә күрү һәм орбиталь күчәр туры килә (рәс. 20.4б). Бу торышта мускул өстәмә йогынты ясамый һәм күтәрүче буларак кына эшли ала, шуңа күрсәтелгән күз торышы өске туры мускул функциясен тикшерергә кулай була. Күз алмасын 67° китергәндә күрү һәм орбиталь күчәр арасындагы почмак 90° тәшкил итә (рәс. 20.4в). Бу торышта өске туры мускул интортор буларак кына эшләр иде.

2.     Аскы туры мускул Цинн боҗрасының аскы өлешеннән башлана һәм лимбтан артка һәм аска 6,5 мм беркетелә.

•     Төп хәрәкәте — төшерү; өстәмә хәрәкәтләр — китерү һәм эксторсия

•     Күз алмасын 23° читләштергәндә аскы туры мускул төшерүче буларак кына эшли. Өске туры кебек үк, бу аскы туры мускул функциясен тикшерергә күз алманың иң яхшы торышы.

•     Күз алмасын 67° китергәндә аскы туры экстортор буларак кына эшләр иде.

Тиллаукс сырмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тиллаукс сырмасы — дүрт туры мускул беркетелү урыныннан узучы уйдырма сызык, ул кылыйлык хирургиясендә мөһим анатомия ориентиры санала. Беркетелү урыннары лимбтан ерагаеп сырма барлыкка китерә. Лимбка иң якын беркетелү урыны эчке туры мускулның (5,5 мм), аннары — аскы туры (6,5 мм), тышкы туры (6,9 мм) һәм өске туры (7,7 мм) мускул (рәс. 20.5).

Кылый мускуллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кылый мускуллар экватор артында беркетелә һәм күрү күчәре белән 51° почмак ясый (кара рәс. 20.2г).

1.    Өске кылый мускул күрү тишегенең өске-эчке кырыеннан башлана. Ул күз чокырының өске һәм тышкы диварындагы почмактагы чыгыр аша уза, аннары артка һәм латераль бара һәм күз алмасының арткы өске-чигә квадрантында беркетелә. (рәс. 20.6).

•     Төп хәрәкәте — инторсия (рәс. 20.7а); өстәмә хәрәкәтләр — төшерү һәм китерү. •     Өске кыек мускул сеңеренең алгы җепселләре күбесенчә инторсия өчен, ә арткы җепселләр — төшерү өчен җавап бирә; бу күрсәтелгән хәрәкәтләргә аерым хирургия катнашулары башкарырга мөмкинлек бирә (алга таба кара). •     Күз алмасын китерү почмагы  51° тәшкил итсә, күрү күчәре мускуллар хәрәкәте сызыгы белән туры килә (рәс. 20.7б). Бу торышта мускул төшерүче буларак кына эшли. Шулай итеп, күз алмасының бу торышы өске кыек мускул функциясен тикшерү өчен камил. Башлангыч торышта өске кыек мускул күз алмасының читләштерүенә китерә, ләкин бу мускулның көчсезлеге күбесенчә китергәндә төшерү бозылу белән билгеләнә.

•     Күз алмасын 39° читләштергәндә, күрү күчәре һәм өске кыек мускул 90° почмак ясый (рәс. 20.7в). Бу торышта өске кыек мускул интортор функциясенә генә ия.

2. Аскы кыек мускул орбита чигеннән эчтә, яшь капчыгыннан латераль урнашкан зур булмаган чокырдан башлана. Ул артка һәм латераль бара һәм күз алмасының арткы аскы-чигә квадрантында макула янында беркетелә.

•     Төп хәрәкәте — эксторсия; өстәмә хәрәкәтләр — күтәрү һәм читләштерү.

•     Күз алмасын 51° китергәндә аскы кыек күтәрүче буларак кына эшли.

•     Күз алмасын 39° читләштергәндә төп хәрәкәте — эксторсия.

Мускуллы чыгырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Экватор артында ук дүрт туры мускул тоташтыргыч тукымалы һәм шома мускуллы төзелешләр аша уза. Өскә һәм аска караганда медиаль һәм латераль туры мускулларның өскә һәм аска күчүен һәм шулай ук уңга һәм сулга караганда өске һәм аскы туры мускулларның ятма күчүен киметеп бу төзелешләр чыгыр буларак эшли. Искәртелгән чыгырлар төп рәвештә туры мускулларның хәрәкәтен билгели һәм күз хәрәкәтләре координациясендә ятма хәрәкәтләрнең асма мускулларга һәм киресенчә йогынтысын киметеп мөһим сыйфатка ия. Чыгырлар зарарлану «V» һәм «A» төрендәге кебек аномаль күз хәрәкәтләре үсеше сәбәпләренең берсе була ала. (алга таба кара).

Иннервация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Тышкы туры мускуллар VI БМН белән иннервацияләнә (читкә каратучы нерв — читкә каратучы мускул).

2.     Өске кыек мускуллар IV БМН белән иннервацияләнә (чыгырлы нерв — чыгыр аркылы узучы мускул).

3.     Калган мускуллар  һәм өске кабак леваторы, керфексыман мускуллар һәм бәбәк сфинктеры III БМН (күз йөртүче) белән иннервацияләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.