Экстраокуляр мускуллар миозиты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Экстраокуляр мускуллар миозиты latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Экстраокуляр мускуллар миозиты — ОИЯ формасы булып саналган бер яки берничә экстраокуляр мускулларның идиопатияле үзенчәлекле булмаган ялкынсынуы.

Гистология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гистологик яктан мускул җепселләренең хроник ялкынсынулы күзәнәкле инфильтрациясен ачыклыйлар (рәс. 6.18а).

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.   Гадәттә күзне йөрткәндә арткан кискен авырту һәм диплопия яшь кешеләрдә билгеләнә.

2.     Билгеләре

•     Кабак шешү, птоз һәм хемоз.

•     Зарарланган мускул(лар) ягына караганда авырту арту, гадәттә хәрәкәт чикләнүе өчен диплопия дә була.

•     Зарарланган мускул өстендә тамырлар инъекциясе.

•     Бераз экзофтальм.

•     Хроник очракларда зарарланган мускул фиброзга дучар була һәм даими чикләүче миопатия сәбәбе була ала. (рәс. 6.18б).

3.   КТ сеңерләр җәлеп ителү белән яки ансыз орчыксыман зурайган мускуллар ачыклый (рәс. 6.18в).

4.   Дифференциаль диагностиканы орбиталь целлюлит, эндокрин миопатия һәм Толоса-Һант синдромы белән үткәрәләр.

5.     Клиник барышы

•     Кискен кабатланмаучы чир, 6 атна эчендә үзлегеннән бетә.

•     2 айдан артык (еш еллар) бер очрак яки кабатланучы өзлегүләр белән хроник барышы.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау уңайсызлыкны бетерүгә һәм функцияләрне торгызуга, кабатланулар дәвамлыгын киметүгә һәм аларны кисәтүгә юнәлгән.

1.    СЯКЧ чирнең җиңел формасында нәтиҗәле була ала.

2.   Стероидларны системалы куллану гадәттә кирәк һәм чагылган нәтиҗә бирә, тик 50% очракта кабатланулар күзәтелә.

3.    Радиотерапия шулай ук нәтиҗәле, аеруча кабатлануларны кисәтүдә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.