Экстраокуляр чит җисемнәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Экстраокуляр чит җисемнәр latin yazuında])
Викибирелмәләрдә элемент юк

Субтарзаль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур булмаган чит җисемнәр, мәсәлән металл, күмер яки ком кисәкләре, еш мөгезкатлау яки конъюнктива өслегендә була. Алар яшь белән яшь чыгару системасы ярдәмендә юылып төшә яки өске тарзаль конъюнктивага ябыша (рәс. 23.18а) һәм мөгезкатлауны күзне йомганда җәрәхәтли ала. Үзенчәлекле билгеләренә мөгезкатлауның сызыксыман эрозияләре керә (рәс. 23.18б).

Мөгезкатлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Клиник күренешләре. Мөгезкатлауның чит җисемнәре бик таралган һәм шактый зарарлануларга китерә. Күпмедер вакыттан соң чит җисем тирәли лейкоцитар инфильтрация ясала (рәс. 23.18в). Чит җисемне вакытында алып булмаса, икенчел инфекция йоктыру яки мөгезкатлау җәрәхәте ясалу куркынычлыгы бар. Икенчел уртача увеит үсеше мөмкин, ул ирритация, миоз һәм күз чагылу белән сыйфатлана. Берничә көннән соң метал кисәкчә белән зарарлану нигезендә үзенчәлекле күгәрек таплары барлыкка килә.

2. Дәвалау

а) чит җисемне биомикроскоп алдында чиста 26G инәсе ярдәмендә алалар;

б) тирән кергән метал чит җисемнәрне магнит ярдәмендә алалар;

в) кирәк булганда калган күгәрек боҗрасын чиста «борау» ярдәмендә алып була;

г) антибиотиклар белән бергә циклоплегиклар һәм/яки кетолоракны уңайлык булсын өчен кулланалар.

NB Һәр бүлендектә, инфильтрациядә яки чагылган увеитта икенчел бактериаль инфекция турында шикләнергә кирәк. Мондый очракларда дәвалау тактикасы — мөгезкатлау җәрәхәтендә кебек. Иң югары инфекция йоктыру куркынычлыгына ия булган органик һәм таш җисемнәрдән аермалы буларак металл чит җисемнәр гадәттә атмосфера аша үткәндә температура шактый күтәрелү өчен стериль була

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.