Эстремадура теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эстремадура теле latin yazuında])

Эстремадура теле - ул Эстремадурада һәм Саламанка провинциясенең күрше төбәкләрендә сөйләшелә торган, Астурлеон теленә якын роман диалектлары төркеме. Эстремадураның күбесендә эстремадура теле һәм испан теле арасында төгәл чик ясап булмый.

Диалектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лингвистикада тел өч тармакка бүленәː төньяк ("югары"), үзәк ("урта") һәм көньяк ("түбән"). Төньяк диалект тел үзе булып санала һәм Эстремадура автоном регионының төньяк-көнбатышында һәм Кастилья һәм Леон автоном регионы провинциясе Саламанканың көньяк-көнбатышында сөйләшелә. Үзәк һәм көньяк диалектлар Эстремадураның башка урыннарында сөйләшелә һәм кимендә 18-енче гасырдан бирле испан теле диалектлары булып санала.
Төньяк Эстремадура теле шулай ук Саламанканың берничә авылында сөйләшелә һәм "palra d'El Rebollal" буларак мәгълүм.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]