Фәттах Садриев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәттах Садриев latin yazuında])
 Үткән гасырның 30 нчы еллары. Илдә совет власте урнаштыру һәм колхозлар оештыру өчен кискен көрәш бара. Күрше авылдан ат белэн кайтып килгәндэ,таныш булмаган кешеләр авыл  советы  активисты Сәхбетдин Садриевны арбасы-ние белән тирән чокырга ыргыталар. Аның унбер баласы ятим кала. Шул унбернең берсе –Фәттах Садриев – бүген шәһәребезнең мөхтәрәм затларыннан берсе. 

1941 нче елның җәендә башланган афәт Ютазы районының Чатра авылына да килеп җитә. Авылның өрлектәй егетләре яуга китә. Колхоз рәисе булып эшләүче 19 яшьлек Фәттахка да чират җитә. Әнисе Гайникамал кичтән салган түгәрәк ипиенең кибән башын кисеп ала да, калганын улына тоттыра.

-Ризыгың өйдә калды, исән-сау әйләнеп кайтырсың, аллаһы боерса, улым, абыеңныкын да саклап торам,-ди ана күз яшьләрен сөртеп.                                                                                                                Ул көнне Ютазы вокзалыннан 30 егет Мәскәү ягына юл ала. Яшь солдатны яшерен артиллерия, реактив минометчылар әзерләү курсларына сайлап алалар.                                                                                                                         Фәттах сугышны Мәскәү янында башлап җибәрә.Ул ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.                                                                                          ...Берлин тирәсендәге  Зилово калкулыгын утка тоталар. Солдатлар атакага күтәрелә. Күз күреме ераклыкка сузылган мәйданда исәпсез-хисапсыз җимерелгән танклар һәм башка хәрби техника, меңләгән немец солдатының мәете ята.                            

- Курск дугасында өч ай дәвамында әзерләнгән һөҗүм безнең армиягә башланмады. Без чигендек. Дивизион торган Понорей станциясе өч тапкыр кулдан кулга күчте һәм камалуда калды. Ул безнең өчен һәлакәткә тиң иде. Минометлар шартлатылырга тиеш. Бригада белән элемтәгә кереп, чолганыштан чыктык,- дип искә ала ветеран.

1943нче  елның август башында тарихи Курск дугасында Совет армиясе хәлиткеч һөҗүмгә күчә.Төрле яктан аткан туплар шартлавыннан  җир тетри, төтен һәм сөрем аша кояш күренми. Шул көнне бригада командиры урынбасары  полковник А.Б. Вальдман  Фәттахны да үзе янына утырта. Немецлар күреп алганнар булса кирәк, машинага  снаряд килеп төшә. Көчле шартлаудан  полковник һәм шофер шунда ук һәлак була, элемтәче Фәттах   көчле контузия  алып, авыр  хәлдэ госпитальгә озатыла. Өч ай телсез яши солдат. Бераз сәламәтләнгәч,  яңадан үз дивизионына кайта.  
     Берничә мәртәбә үлем белән күзгә - күз  очрашырга туры килә Фәттах солдатка.                                                             Белоруссиянең Гомель шәһәрен дошманнан азат итү өчен каты бәрелешләр бара. Элемтәченең  иңендә ике катушка, ике  аппарат. Берсе армия командующие, икенчесе бригада командирының күзәтү пунктлары белән тоташтырылган. Артиллерия хәзерлегеннән соң техниканың һәм пехотаның хәрәкәте турында күзәтү пунктларына  хәбәр итәргә кирәк. Чыбык  өзелгән, элемтә юк. Баш очында туплар шартлый.  Фәттах шуышып барып карый, тагын өзек... Тирә- якка күз  сала. Таза гәүдәле, безнең  киемдәге бер солдат  тагын шнурны кисәргә азаплана. Ул да берүзе.  Фәттах та берүзе.  Әсирлеккә алыйм дисә, көче җитмәс  кебек тоела. Озак уйлап  тормый, автоматтан “тавыш” бирә. Фашист бөгелеп төшә. Дивизионга кайкач, дошманны кулга алмаганы өчен шелтәлиләр шелтәләвен. Әмма өзеклек ялганып,  элемтә җайга салыну барыннан да кадерлерәк бит.                                                                                                                                                                                                             Фәттах дивизион ракетачылары  белән бергә дошман өстенә үлем уты чәчә-чәчә, фашистлар белән якалаша –якалаша, Брянск, Гомель, Минск , Варшава, Познань, Штеттан шәһәрләрен фашистлардан азат итеп, Берлин тирәсенә килеп җитә.                                                                                                                                                                                                                                        21 нче апрельдә фашистлар оясы Берлинга беренче булып утны Фәттахлар дивизионы ачарга тиеш. Дивизион командиры урынбасары Н.В.Безгин ике                                                                                                                                       машина, өч солдат билгеләп, Садриевны снарядлар алырга җибәрә. Снарядлар кайта. 21 нче апрельдә алар Берлинга оча. Сугышчан заданиене уңышлы үтәгән өчен сержант  Фәттах Садриев Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.                                                                                                                                                                                                                                                           1945 нче  елның 26 нчы апрелендә дивизион Берлинга керә. Башкала урамнарында орудиеләрдән тоташ залп бирергә ярамый. Махсус  җайланма ясап, снарядларны берәмләп кенә атарга рөхсәт  ителә. Шулай ата- ата, яраланган дивизион командиры вазифаларын үти-үти, Фәттах Сәхбиевич Рейхстагка барып җитә һәм 2 нче май көнне аның 4 нче катына күтәрелә. Солдатларны шуннан ары җибәрмиләр .                                                                                                                                                                                                                    – 9 нчы майны кайда һәм ничек каршыладыгыз ?- дип сорыйм ветераннан .                                                                                                                                                                                                                                                                                -Ул төнне мине дежур  итеп билгеләделәр.Аңа кадәр дивизионны шәһәрдән чыгардылар, минометларга тышлыклар кидерелгән булса да, хәрби тормыш дәвам итә, һәр җирдә сак.   Уйланып утырам. Телефон – төнге ике. Трубкада дивизион командиры урынбасары Саша Лютов тавышы:”Нәрсә, өлкән  сержант, йоклыйсыңмы әллә? Җиңү бит, беләсеңме,  Җиңү! Барысын да йокыдан уят!” Телефон трубкасын урынына ничек куйганымны   да, штабтан ничек чыкканымны да хәтерләмим. Минометчылар, хәбәрне ишеткәч, урамга йөгерешеп чыктылар да шатлыкларыннан кайсы автоматтан, кайсы пистолеттан һавага атарга керештеләр.  Җиңү!                                                                                                                                                          Сугыш беткәч,Фәттах Садриев Берлин тирәсендәге дивизионда  орудие мастеры булып хезмәт итә. Шул вакытта дивизион оештырганда офицерның:” Садриев синең туганың  түгелме?”- дип сораганы исенә күрше бригада командиры  полковник Е.А.Фирсовка мөрәҗәгать итә. Полковник частьта андый фамилияле орудие командиры барлыгын раслый .                                                                                                                                                                                                      -Абыйны күрәсе килә. Киттем  Наумберг шәһәренә. Аларның бригадасын таптым. Дежурный аның контрибуция буенча СССР га тиешле заводны сүтәргә киткәнлеген әйтте. Нәкъ шул вакытта  юлдан  мотоцикл килгәне күренде. Әнә, Володя үзе дә кайтты, диде дежурный.(Фәсхетдин Володя булган!)Кочаклашып күрештек, абый янында  ике көн кунак булдым.                                                                                                                                                               Сугыш тәмамлангач та, 22 яшьлек өлкән сержантны, частьның җитештерү бүлеге башлыгын, туган якларына җибәрмиләр.Ул Германиядә тагын ике ел хезмәт иткәннән соң гына  туган Чатрасына әйләнеп кайта.                                                                                                                                                                                                                                                                                                Гайникамал апа ике улының да исән – сау  кайтуына сөенеп, сохари булып кипкән ипи кыерчыкларын улларына бирә.                                                                                                                                                                                                                                                                                                               Фәттах хезмәт юлын Ютазыда  оешкан авторотада диспетчер булып башлый һәм әлеге предприятиенең җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә.                                                                                                                                    Оештыру сәләтенә ия булган Фәттах Садриевны “Татавтотранс” җитәкчелеге 1965 нче елда Әлмәткә пассажир транспорты предприятиесе директоры итеп җибәрә.Ул нефтьчеләрне вахта белән йөртүне оештыра, 1400 кешене берләштергән коллективны алдынгылар сафына чыгара. Чал Кама буйларында зур автомобиль заводы төзелә башлагач, тәҗрибәле җитәкчене Чаллыга җибәрәләр. Ул  биредә дә сынатмый. Завод һәм шәһәр төзелешенең иң катлаулы чорында пассажирлар йөртүне оештыруга зур өлеш кертә һәм лаеклы ялга киткәнче ПОПАТның икенче филиалы белән җитәкчелек итә. Ялга чыккач та, актив тормыш белән яши, берничә ел рәттән шәһәр суды утырышчысы, шәһәр  ветераннар советы әгъзасы булып сайлана.
Фәттах ага Садриевның сугышчан юлы "Кызыл Йолдыз", “Бөек Ватан сугышы “ орденнары,”Җиңү” һәм “Берлинны алган өчен “ медальләре, хезмәттәге уңышлары "Халыклар Дуслыгы" ордены һәм “Аеруча хезмәтләре өчен” медале белән бәяләнгән.