Юрий Воронин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Воронин latin yazuında])
Юрий Воронин
Туган 26 февраль 1939(1939-02-26) (85 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты, икътисадчы
Сәяси фирка Русия Федерациясе коммунистик фиркасе һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Юрий Воронин (Юрий Михаил улы Воронин, 26 февраль 1939(1939-02-26) (85 яшь), Казан, РСФСР, СССР — , ) — дәүләт эшлеклесе, ТАССР дәүпланы рәисе (1988-1990), РФ Югары шурасы рәисенең беренче урынбасары (1993), РФ хисаплау пулатының аудитыры (2000-2004), ТАССР (1980-1990) һәм РФ ДД (1995-2000) депутаты, РСФСРның халык депутаты (1990-1993).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Михаил улы Воронин 1939 елның 26 февралендә Казанда туган. Милләте - рус. Әтисе, Воронин Михаил Андреевич, 1919 елда туган, 1945 елның 14 апрелендә сугышта үлгән. Әнисе, Михайлова Татьяна Никитична, 1992 елда вафат була.

Юрий Воронин 1950 елда 48 нче номерлы Казан башлангыч мәктәбен тәмамлый. 1962 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтының радиотехника факультетын, 1975 елда — КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлый. Казанның оборона предприятиеләрендә эшли.

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1978-1984 елларда-агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, 1984 елдан 1988 елга кадәр-КПССның Татарстан өлкә комитеты икътисад бүлеге мөдире.
  • 1988 елдан 1990 елга кадәр - ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары-республика Дәүләт планы рәисе. 1980 елдан 1990 елга кадәр ТАССР Югары Советы депутаты була.
  • 1990 елда РСФСР халык депутаты, беренче халык депутатлары съездында Югары Совет әгъзасы, бюджет, планнар, салымнар һәм бәяләр буенча республика Югары Советы комиссиясе рәисе, Югары Совет президиумы каршындагы Югары икътисадый советы әгъзасы булып сайлана, .
  • 2013 елда Халык депутатлары һәм РФ Югары Советы съездының 20 еллыгына багышланган истәлекле чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәистәше була.
  • Хәзер - «Россия Ватаны» лигасы президенты. Россиянең технологик Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыклар Дуслыгы ордены »Почет Билгесе " ордены СССР һәм Россия Федерациясе медальләре

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, улы бар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]