Юрий Маслобоев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Маслобоев latin yazuında])
Юрий Маслобоев
Туган 5 февраль 1939(1939-02-05) (85 яшь)
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Маслобоев Юрий Александрович (5 февраль 1939 ел29 декабрь 2017 ел) — дәүләт, партия, профсоюз һәм комсомол органнары эшлеклесе. 1972-1978 елларда ВЛКСМның Башкортстан өлкәкомитетының беренче секретаре. 1982-1988 елларда КПССның Башкортстан өлкәкомитетының бүлек мөдире урынбасары һәм мөдире. 1988-1994 елларда Башкортстан Профсоюзлар федерациясе Советы рәисе, 1994-2000 елларда — Башкортстан Республикасының Дәүләт социаль страховкалау фонды җитәкчесе. Башкортстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре., Хезмәт Кызыл Байрагы, «Хөрмәт Билгесе» орденнары кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Александрович Маслобоев 1939 елның 5 февралендә Кемерово өлкәсенең Тисульск районы[1] Петровка бистәсендә туган. 1961 елда, В. В. Вахрушев исемендәге Свердловск тау институтын тау инженеры һөнәре буенча тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Башкорт карьеры идарәсендә җитештерү-техник бүлеге инженеры вазифасында башлый, аннары шунда ук баш маркшейдер булып эшли. 1963-1978 елларда эше комсомол белән бәйле була: ВЛКСМның Уфа шәһәре Калинин район комитетының (1963-1966), Уфа шәһәр комитетының (1966-1968) һәм Башкортстан өлкә комитетының (сентябрь 1972 — март 1978) беренче секретаре булып эшли. 1978-1982 елларда — профсоюзларның Башкортстан өлкә советы секретаре. 1982-1988 елларда партия эшендә: КПССның Башкортстан өлкә комитетының бүлек мөдире урынбасары һәм мөдире. 1988-1994 елларда Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе Советы рәисе, 1994 елдан алып 2000 елга кадәр — Башкортстан Республикасының дәүләт социаль страховкалау фонды рәисе[2].

«Республика Башкортостан» гәзитенә 70 яшьлек юбилее уңаеннан 2009 елның 5 февралендә биргән интервьюсында Юрий Маслобоев үзенең дөньяга, эшенә, кешеләргә карата фикерләре белән бүлешә. Комсомолда эшләгән еллары турында да зур җылылык белән искә ала һәм хәбәрченең "Нинди эштә үзегезне аеруча комфортлы тойдыгыз?" дигән соравына шушындый җавап бирә:

Пока работал, времени оглянуться назад не было. Теперь ярче всего вспоминается детство — такие искринки памяти выплескиваются порой на поверхность, что диву даешься. А самые памятные — это пятнадцать лет, отданные комсомолу... много в ту пору было формализма, заорганизованности, но с людьми работать нравилось. Особенно с молодежью. Школа была хорошая.[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Купьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Ю. А.  Маслобоев югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән: Хезмәт Кызыл Байрагы, «Хөрмәт Билгесе» орденнары, күп санлы медальләр белән бүләкләнгән, «Башкортстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» югары исеменә лаек булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]