Юрий Пиголкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Пиголкин latin yazuında])
Юрий Пиголкин
Туган 23 март 1952(1952-03-23) (72 яшь)
Владивосток, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Тихоокеанский государственный медицинский университет[d]
Эш бирүче Российский центр судебно-медицинской экспертизы[d] һәм Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Юрий Пиголкин (23 март 1952 ел) — ССРБ һәм Россия галиме, суд медицинасы өлкәсендә белгеч, Россия Медицина фәннәре академиясенең (2002) һәм Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2014).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Иванович Пиголкин 1952 елның 23 мартында Владивостокта туган.

1975 елда Владивосток медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый, аннары Приморье хөкем-медицина экспертизасы бюросында эшли.

1978 елдан 1995 елга кадәр Владивосток медицина институтының суд медицинасы кафедрасында укыта, анда ассистенттан алып профессорга кадәр юл үтә.

1991 елда «Функциональная морфология нервного аппарата кровеносных сосудов спинного мозга в норме и при механической травме» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1993 елда профессор гыйльми исеме бирелә.

1994 елдан 1995 елга кадәр Диңгез буе краеның Хөкем-медицина экспертизасы бюросы начальнигы.

1995 елдан 2004 елга кадәр —Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина экспертизасы үзәгендә эшли: танатология бүлеге мөдире, фән эше буенча директор урынбасары (1996), директор (2003-2004).

2001 елдан алып әлеге көнгә кадәр — И.М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясенең суд медицинасы кафедрасы мөдире[1].

2002 елда Россия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты булып сайлана.

2014 елда Россия Фәннәр әгъза-корреспонденты.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйльми эшенең төп юнәлешләре — күп билгесез мәрхүм шәхесләрне идентификацияләү буенча алымнарны булдыру; эчке органнарын һәм сөяк тукымаларын гистологик тикшерү нигезендә яшен билгеләү; наркотиклар белән кискен агулануның суд-медицина диагностикасы критерийларын төзү.

21 монография, 3 атлас, 13 дәреслек,10 уку әсбабы, «Судебная медицина и судебно-медицинская экспертиза» методик кулланма, Сәламәтлек саклау министрлыгының 3 методик тәкъдиме, 4 яңа медицина технологиясе, 225 фәнни мәкалә, 10 уйлап табу, шулай ук шәхесне идентификацияләү диагностикасының яңа алымын булдырганы өчен патент авторы.

Россия югары аттестация комиссиясе эксперт составының әгъзасы, «Судебно-медицинская экспертиза» һәм «Вестник судебной медицины» журналларының мөхәрририят әгъзасы

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең атказанган табибы (2003)[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Пиголкин Юрий Иванович. Сеченовский университет. sechenov.ru. 2019-11-15 тикшерелгән.
  2. Указ Президента Российской Федерации от 25.04.2003 № 472. kremlin.ru. 2019-11-15 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профиль Юрия Ивановича Пиголкина РФА рәсми сайтында