Ям ныгытмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ям ныгытмасы latin yazuında])
Ям ныгытмасы
Нигезләнү датасы 1384
Сурәт
Нигезләүче Иван Фёдорович[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кингисепп
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Кингисепп
Входит в состав списка памятников культурного наследия Культурное наследие России/Ленинградская область/Кингисепп[d]
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1]
Адрес 188474, Россия, Ленинградская область, город Кингисепп, проспект Карла Маркса дом 1
Современное состояние разрушенный[d]
Хәләте закрыто навсегда[d]
Карта
 Ям ныгытмасы Викиҗыентыкта

Ям, Ямгород - Ленинград өлкәсенең хәзерге Кингисепп шәһәре чикләрендә Луга елгасы ярында юк ителгән ныгытма. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты.

Ныгытмага 1384 елда Новгород боярины Иван Федорович тарафыннан Новгород Республикасының көнбатыш чикләрен саклау өчен нигез салынган. Нигез салынган чорда рус крепосте сәнгатенең алдынгы үрнәге була, шуңа күрә XIV—XV гасыр яуларныда үзен яхшы яктан күрсәтә. Аларның соңгысында җитди зыян күргән, шуңа күрә тулысынча үзгәртеп корылган. Шулай ук Мәскәү кенәзлеге составында модернизацияләнә, ләкин XV гасыр ахырына Иван-город төзелеше белән бәйле чик буе әһәмиятен югалта.

XVI гасыр ахыры — XVII гасыр башында ныгытманы ике тапкыр шведлар яулап ала, 1612 елда, Столбовский тынычлык солыхы буенча, алар карамагына күчә. 1658 елда рус гаскәрләре тарафыннанкамап алына, әмма штурм яклаучылар тарафыннан кире кагыла. Нәтиҗәдә, шведлар ныгтманы саклап, аны үзгәртеп кору турында карар кабул иткән. 1703 елда ныгытма рус гаскәрләре тарафыннан алына. Петр I указы буенча,бастион ныгытмалар төзелеп бетә, әмма шунда ук ныгытма тулысынча диярлек хәрби әһәмиятен югалта, шуңа күрә аның калдыклары 1781 елда Екатерина II указы буенча сүтелә, ә бастион ныгытмалар ташлана. Крепостьның нигезендә парк барлыкка килә.

Бүгенге заманда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ныгытма корылмалары урынында Җәйге бакча дип аталган парк бар (совет елларында — «Хезмәт ияләре бакчасы», ә халыкта - «Кара бакча» дип атала). Паркның төньяк өлешендә куртинадагы ике бастион аерылып тора, көньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә парк җәяүлеләр юлы һәм клумбалар белән төзекләндерелгән, барлык җир ныгытмалары да туздырылган, ә ташлары 1926 елда күпер төзегәндә нигезгә кадәр диярлек җимерелгән.Детинец булган урында Санкт-Петербург — Нарва автомобиль юлы уза, төньяк яктан юлга янәшәдә коммерция училищесы бинасы тора. Ныгытманың төньяк һәм көньяк контурлары — чокырлар, төньяк чокыр аша Лугага агып төшә торган, көнчыгыштан, озын буйлы буа белән әйләндереп алынган. Кайбер урыннарда таш түшәмнең өслегенә чыгу юллары бар.

Совет елларында паркта бию мәйданчыгы булган кинотеатр була, ләкин янгыннан соң ул яңадан торгызылмый. 1958 елда паркның көньяк-көнчыгыш өлешендә партизаннарга һәйкәл куела. 2017 елда «Ростерминалуголь» АҖ элеккеге ныгытма территориясендәге парк өстенән шефлык итә. 2019 елның 24 июненнән 25 августына кадәр Ивангород су каналы парк буасын чистарта.

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1645 елга швед ныгытмасы планы

Ныгытма елга борылышының тышкы ягында, югары текә ярда төзелгән, бу аны штурмлау өчен өстәмә кыенлык тудырган. Көньяктан, көнчыгыштан һәм төньяктан крепость диварлары янында тигез чокыр казыла һәм Луга белән бергә крепостьны су белән тулысынча чолгап ала. Известняктан ясалган стеналар, урыны белән калынлыгы 4,5 метрга җиткән. Почмак буенча 4 түгәрәк башня булган, аларны көнбатыш, төньяк һәм көнчыгыш диварлар уртасында турыпочмаклы башнялар тулыландырган, бу исә сакланучыларга утны манаралардан алып бару мөмкинлеге биргән.

Бастион ныгытма планда искесен кабатлаган һәм куртиналар белән бәйле почмаклар буенча 4 бастиолы була. Көньяк-көнбатыш почмагында, көньяк һәм көнбатыш куртиналар арасында сакланган детинец, көнбатыш дивары һәм капка башнясы куртинасының бер өлешен алмаштырып, крепостька керү өчен файдаланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Жулев П. Н. Очерк истории Кингисеппского уезда и города Кингисеппа (бывшего Яма — Ямбурга) / Отд-ние нар. образ. Кингиссеппск. уисполкома. — Кингисепп, 1924. — 40 с.
  • Косточкин В. В. Древние русские крепости. — М.: Наука, 1964. — 141 с. — 12 000 экз.
  • Ефимов А. С. Кингисепп : Ист.-краевед. очерк. — 2-е изд., перераб. и доп.. — Л.: Лениздат, 1972. — 144 с.
  • Кирпичников А. Н. Каменные крепости Новгородской земли / Отв. ред. П. А. Раппопорт. — Л.: Наука, Ленинградское отделение, 1984. — 275 с.
  • Аристов В. В. Страницы Яма-Ямбурга-Кингисеппа в истории России и Европы / В. В. Аристов. — СПб., 2009. — 239 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-99-01202-6-6.
  • Коллектив авторов. Крепость Ям // Крепости Северо-Запада России: от крепости к крепости. — Каламос, 2012.
  • Скрипинская Н. Ю. Бастионная система крепости Ямбург // Stratum Plus. Археология и культурная антропология. — 2014. — № 6. — ISSN 1608-9057.
  1. Постановление Совета Министров РСФСР № 624 от 04.12.1974