Япония милли гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Япония милли гимны latin yazuında])
Япония милли гимны
Нигезләнү датасы 26 октябрь 1880
Сурәт
Атама 君が代
Дәүләт  Япония
Моннан файдаланып эшләнгән «Кими га ё» маршы[d]
Беренче башкарылу урыны Токиодагы император сарае[d]
Әсәр яки аның атамасы теле классик япон теле[d]
Көйязар Хиромори Хаяши[d]
Тональлек ля минор[d]
Беренче башкару 3 ноябрь 1880
Тасвирланган феномен sazare-ishi[d]
Беренче юл 君が代は
Соңгы юл こけの生すまで
Ноты
Тәртипне билгеләүче төп текст Act on National Flag and Anthem[d]
Изображение памятной доски
Авторлык хокуклары статусы 🅮[d]
 Япония милли гимны Викиҗыентыкта

Япониянең дәүләт гимны исемен башка телләргә “Император хакимлеге” (японча 君が代, укылышы kimi gajo) дип тәрҗемә итү гадәткә кергән. Бүген “Кими гайо” дөньяда иң кыска дәүләт гимны дип санала. Ләкин, аның борынгы тарихын һәм бер ярым дистә кыска-кыска сүзләренә салынган мәгънәләрне тәфсилләп аңлатып бирү өчен, бөтен бер инша язарга туры килер иде.

Гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гимн сүзләренең барлыкка килү вакыты һәм авторы билгесез, текстын IX-XI гасырлардан алып 1880 елга кадәр язылып килгән Кокинсү һәм Кокинвакасү антологияләренең күбесендә табарга мөмкин. Борынгы заманда “кими” сүзе Япония императорына мөрәҗәгать итү буларак кулланылган. Хәзерге заманда бу сүзнең мәгънәсе шактый киңәйгән инде. Бу сүзне хәтта... сөйгән ярыңа да бүләк итәргә мөмкин. Шуңа күрә гимнны тышкы дөньяда кайвакыт “Синең хакимлегең” дип тә атыйлар. Гимн хакимлек иткән императорларга һәм алар аша Япония дәүләтенә дә теләк теләү булып тора, шуңа күрә “кими” сүзен тәрҗемәдә күплек санга күчерү дөрес булыр шикелле.
Шушы кыска шигырьгә язылган көй чынбарлыкта 1880 елдан бирле Япония дәүләт гимны булып хезмәт итә. Ул беренче мәртәбә шул елның 3 ноябрендә, император Меидзи туган көнне башкарылган. Ләкин гимн, һәм шулай ук ак төстәге, кызыл кояшлы дәүләт флагы да, дәүләт символлары буларак кануни рәвештә бары тик 1999 елда гына расланган. Моңа кадәр 1860-1880 елларда япон хәрбие Ояма Ивао сүзләренә Британия дирижёры Җон Уильям Фентон көенә язылган гимнны кулланышка кертеп җибәрергә тырышканнар. Ләкин бу чит-ят рухтагы “интервенция” уңышлы булмаган.
Ниһаять, 1880 елда император янында хезмәттә булган өлкән яшьтәге музыкант Һиромори Һаяси (林 広守, 1831-1896) әлеге шигырь өчен кулай дип табылган көй тәкъдим иткән. Бу көйне аның өйрәнчекләре халык музыкасы традицияләрендә, япон музыка кораллары өчен эшкәрткәннәр. Ләкин аны Аурупада кабул ителгән гимннар гармониясенә һәм оркестр башкарырлык халәткә алман капельмейстеры, Һиромори Һаясиның император карамагындагы дәвамчысы Франц фон Эккерт (Franz von Eckert, 1852-1916) күчергән. Бу очракта инде алман кешесе япон халкының “музыкаль корылышын” саклап кала алган. Менә шушы ике шәхес, япон һәм алман кешеләре, Япониянең бүгенге гимны музыкасы авторлары дип санала.
Япониянең сул тарафтагы һәм либераль сәясәтчеләре әлеге гимнны “узган гасырдагы милитаристик дәүләтне искә төшереп торучы символ” дип тәнкыйтьлиләр. Ләкин борынгы традицияләр японнарның зур күпчелеге өчен барыбер олы кыйммәт булып кала. Гимн барча рәсми чараларда һәм шулай ук спорт ярышларында да тоткарлыксыз кулланыла.
Һәм тагын бер “тел белеме экскурсиясе”. “Садзаре-иси” сүзе (японча 細石) борынгы заманның гадәти телендә “чуерташ” мәгънәсендә йөргән. Хәзерге заманда аның аңлатмасына вак ташларны беркетеп укмаштырылган һәйкәлләр һәм кабер ташлары төшенчәләре дә өстәлгән. Мондый бәләкәй һәм шактый зур “таулар”ны гадәттә тимерчыбык кисәкләре, кальций карбонаты һәм өч валентлы тимер күгәреге кушып ябыштыралар. Әлеге “конструкцияләр”не Япониянең төрле префектураларында очратырга мөмкин. Ә Гифу префектурасының Ибигава шәһәрендә хәтта шундый ташлардан торган бөтен бер “Садзаре-иси бакчасы” да бар. Ул табигать истәлеге дип игълан ителгән.
Әлбәттә, Япония гимнының борынгы текстында мондый “алдынгы технологияләр” түгел, ә вак ташларның үзеннән үзе, табигый рәвештә тау-кыя булып үсеп, күп гасырлар дәвамында мүк белән капланып китүе күздә тотыла. Бу сөреш гимнда япон теленә генә хас булган “ивао” (японча 巌) сүзе аша бирелә. Киң күңелле япон халкы аны нәкъ шул рәвештә кабул итә.

Император хакимлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми текст Һираганада язылышы Латин транскрипциясе Тәрҗемәсе
君が代は

千代に

八千代に

細石の

巌となりて

苔の生すまで

きみがよは

ちよに

やちよに

さざれいしの

いわおとなりて

こけのむすまで

Kimi gayo wa

Čiyoni, yačiyoni

Sazare iśi-no,

Iwao to narite,

Koke-no musu made

Мең еллар Сез тәхеттә;

Хаким булыгыз бәхеттә –

Вак ташлар

Кодрәтле тау–кыя булып киткәнче,

Итәкләрендә мүк үскәнче.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]