Яссы төсле катлау синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яссы төсле катлау синдромы latin yazuında])

Яссы төсле катлау синдромы үзеннән-үзе яки моңарчы иридэктомиягә карамастан бәбәкне киңәйткәннән соң барлыкка килгән АПК-ның кискен ябылуыннан гыйбарәт. Яссы төсле катлау синдромы бәбәк бикләнүе белән глаукомадан яшьрәк кешеләрдә очрый.

Яссы төсле катлау тар АПК белән бергә төсле катлауның яссы өслеге һәм үзәктә алгы камераның гадәти тирәнлеге белән сыйфатлана. Керфексыман үсентеләрнең алгы урнашуы төсле катлауның гадәти булмаган сыйфатына китерә (рәс. 13.25 а). АПК мондый ябылу ысулы европеоид раса кешеләре арасында сирәк, ә Көньяк-Көнчыгыш Азия халкында еш очрый.

Бәбәкне киңәйткәндә төсле катлау тамыры җыерчыкларга җыелып, трабекуляр өлкәне яба. (рәс. 13.25б). Ябык почмаклы глаукоманың кискен өянәгенең бөтен билгеләре бар, әмма алгы камера тирәнлеге гадәти кала һәм төсле катлау кабарынкы булмый, ә яссы була.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Медикаментоз терапия. Лазерлы периферия иридэктомиясеннән соң пилокарпин 1% тамызу.

2. Периферия иридопластикасы төсле катлауга тукымасы кыскаруы өчен «бөгелүне» яссылатырга аргонлы лазер белән коагулянтларның урынлы салуыннан гыйбарәт. Башлангыч шартлар: дулкын озынлыгы 200 мкм, экспозиция вакыты 0,2 секунд, көч 400 мВ. Һәр квадрантка якынча 10 коагулянт салалар. Төсле катлау тамыры җитәрлек кыскармаса, өстәмә коагуляция кирәк булырга мөмкин.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.