Яулык алыш
Яулык алыш | |
---|---|
күп | |
түбән |
Яулык алыш — татар балалар уены. Кыз балалар уены.
Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу уен күбесенчә өйдә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар да бер кешене яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:
- — Талым, талым, тал чыбык,
- Уртасында бал чыбык,
- Читләп-читләп, кабык ташла...
- Ал яулык, гөл яулык,
- Давай миңа бер яулык, —
дип такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.