Яңа Чәчкап авылы тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Чәчкап авылы тарихы latin yazuında])

Бабайлар узган юл – ул халыкның да тарихы. Без, элек яшәгән бабаларыбыздан хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән мирасларыбызның кыйммәтен һәм әһәмиятен тирәнрәк аңлый башладык.   Борынгы һәм урта гасырларда  барлыкка килгән авыллар – зурмы ул, кечкенәме, барыбер – безнең көннәргә килеп җиткәнче бик озын, катлаулы, авыр һәм уравыч  юл үткән.

          Шуңа күрә, безгә  бүгенге көнгә кадәр сакланып калган һәр факт, һәр исем кыйммәт. Алар безгә авыл тарихын күзалларга, ачыкларга ярдәм итәләр. Тарих дигәч тә, аның хөкемдарлары, галимнәре, язучылары бар. Аларның хезмәтләре аша без күп кенә мәгьлүматлар тыплый, өйрәнә алдык.

          Яңа Чәчкап авылы төрле чорларда әле Зөя өязенә, әле Буа өязенә кергән. Татарстан АССР төзелгәнче Буа өязе Сембер губернасы составында булган. Димәк, шул чордагы архив документлары да Сембер(Ульяновск) дәүләт архивында булып чыга. Ләкин бу архив юкка чыкмаса да, аннан куллана алмаслык хәлгә дучар булган. Татарстан Фәннәр Академиясе ТӘТСИнең тарих секторы мөдире С. Алишев раславынча, 1920 елда Татарстан АССР төзелгәч, Буа өязенең Сембердәге архив документлары Казанга  китерелеп, Свердлов урамындагы чиркәү бинасына бушатылган һәм ул документлар шушы көнгәчә системага китерелмәгән көе өелеп, бозылып яталар икән.

        Шулай да, сакланып калган кайбер документларга таянып, авылның якынча кайсы елларда нигезләнүен билгеләү мөмкинлеге туа. Шул хакта бәян итүгә күчкәнче Яңа Чәчкап авылы урнашкан төбәкнең гомуми тарихына күз ташлау зарури булыр.

         1505-68 елларда рус админстрациясе тарафыннан Казан һәм Зөя өязләрендәге шәһәр һәм авылларның тасвирламасы(описание) уздырыла. Бу эш егерме елга сузыла. Авыллар кайсы елга буена урнашуына карап исәпкә алынганнар. Гөбнә һәм Бәрле елгалары буенда түбәндәге авыллар төркәлгән: Таяба, Тимәш, Чүти, Колгына, Коштавыл, Чәчкап, Мөрәле, Шушермә, Ындырчы; Олы һәм Кече Бола буенда: Банбахта, Дәүләки, Сюндюр, Кильдураз, Яльчик, Биябаш, Биишево, Кульгуна, Бурнаш.

        Рус тарихчысы С.М. Шпилевский  «Древние города и д.р Булгаро-татарские памятники» исемле хезмәтендә Зөя елгасының сулъягында Болгар авыллары булмаган дип расласа да, Равил Фәхертдинов Бола елгасы буенда унбиш Болгар археология һәйкәле табылуы, ә җидесенең монгол периодына кадәр үк булуы турында яза. Казанны яулап алганнан соң авыл һәм шәһәрләрнең исәбен алган бу материаллар «Писцовая книга» дип атала һәм аларда авылларның кайда урнашуы, кыр һәм урманнарның мәйданы, табигый байлыклар, авылдагы йортлар саны күрсәтелә. Ә авыл халкының ирләре һәм хатын-кызлары аерым-аерым бирелә. Халыкның нинди һөнәр белән шөгыльләнүенә кадәр языла.

        Шпилевский һ.б.ларның хезмәтләрендә дә бу як авылларын санап чыкканда Яңа Чәчкап һәм шул тирәдәге хәзерге авыллар искә алынмый. ΧVII гасыр карталарында да бу авыллар теркәлмәгән.

        Г.Золотинцкий бер хезмәтендә Бола елгасы буенда урнашкан Байтирәк авылы турында болай яза: «Деревня Байтиряково на Буле, чувашии Байтиряк помогал Ивану Грозному в последнем походе его на Казани был пожалован за это землей… В церковном дворе имеются надгробные камни ΧIII века по хиджру с арабскими надписями.» Моннан чыгып шуны әйтергә мөмкин: 17 йөз урталарына кадәр Лашче елгасы буенда, аның тамагындагы Иске Лашче авылын санамаганда, башка авыллар булмаган. Яңа Чәчкап һәм аның тирәсендәге авылларга кайчан нигез салынган дигән сорауны ачыкларлык бер документ сакланып калган. Ул - Мәскәү патшалыгы Казан приказы дворының 1642 ел 21 сентябрендә Зөя өязе воеводасы Т.В. Измайловка язган Грамотасы.

        Бу документта Зөя өязендәге йомышлы татарлардан Әхмәт Колмамбетовка һәм аның берничә иптәшенә Лашче елгасы буенда җир биләмәсе бирелү турында языла. Ул кешеләр бу төбәккә килеп урнашкач, Әхмәт авылына нигез салына. Ул вакытта тирә-юньдә әле буш җирләр дә байтак була.

         Бу документтан күренгәнчә Лашче елгасы буенда аның түбән агымында урнашкан Иске Лашче  авылыннан башка югары агымында ул чакта әле авыллар булмаган. Ул җирләр Дикое поле чикләре булган. Грамотадан күренгәнчә, Әхмәт авылына шушы елларда нигез салынган. Ә Әхмәт авылы каршысында, Лашче елгасының  аргы ягына урнашкан Куҗак авылына Старые Маматкузино дигән авылдан күчеп килүчеләр нигез салган булырга мөмкин.

          Боларга өстәп тагын шуны да күрсәтергә кирәк. СССР фәннәр Академиясенең Казан филиалы ИЯЛИ тарафыннан 1955 елда бастырып чыгарылган «История Татарской АССР» исемле китаптагы «Карта Центральной части Казанского ханства» һәм «Казанское ханство и его соседи» исемле карталарда Дикое поле чикләре Лашче, Бола елгалары тирәсендә күрсәтелгән. Шул ук карталарда Казан ханлыгы вакытында авыллар исемлеге дә бирелгән.

      «Идел» журналыннан 1996 ел 11 нче санында басылган икенче бер картада да Нугай Урдасы чикләре Бола, Лашче елгаларына кадәр җиткәне күрсәтелә.

        Бу язмалардан күренгәнчә, Яңа Чәчкап авылы 1650 еллардан да элегрәк нигезләнмәгән.

         Казан янында җиңелгәннән соң, 1774 елларда Пугачев Иделнең уңъягына чыгып Тау ягы буенча көньякка хәрәкәт иткәндә, бу тирәдәге крестьяннарның да восстаниегә актив кушылып китүләре билгеле. Хәзерге Чүпрәле районында баш күтәрүчеләрнең ныгытылган терәк пунктлары да булган. Пугачев восстаниесе турындагы әдәбиятта да Яңа Чәчкап авылы телгә алынмый. Ләкин бу гына 1770 елларда әле Яңа Чәчкап авылына нигез салынмаган икән дип расларга нигез була алмый. Авылның бу хәрәкәткә  бөтенләй катнашмаган булуы да мөмкин.

         Болардан тыш Яңа Чәчкап авылының нигезләнүенә мөнәсәбәтле мәгълүматларны авылда сөйләнеп килә торган риваятьләрдән, кемнәрдәдер сакланып калган шәҗәрәләрдән, Иске Чәчкап тарихы белән кызыксынучы төбәкне өйрәнүчеләрнең мәгълүматларыннан чыгып та фикер йөртергә мөмкин.

        Әгәр Яңа Чәчкап авылына нигез салынуын риваятьләргә таянып аңлатырга теләсәк, авылның тарихы болайрак.

       Урман Чәчкабыннан (Кайбыч районыны) шушы урынга беренче булып өч нәсел күчеп килгән, имеш. Боларның берсе-Мыек, икенчесе-Колый, өченчесе-Бүре нәселеннән булганнар. Әле боларга дүртенче нәсел дә килеп кушылган икән.

        Иске Чәчкапта туып-үскән Кадыйр Галимов үзенең туган як төбәге, бигрәк тә үз авылының тарихын өйрәнүгә күп тырышлык һәм хезмәт куйган шәхес. Ул патша хөкүмәтенең Тау ягы халкын чукындыру тарихын өйрәнүгә һәм Иске Чәчкап белән Яңа Чәчкап авыллары арасындагы элемтәләрне өйрәнүгә дә әһәмият бирә.

        Яңа Чәчкап авылында табылган, сакланып килгән шәҗәрәләрдән күренгәнчә, бирегә күчеп килүчеләрдән соң 7-8 буын алмашынган. Һәр буынны уртача 30 ел дип исәпләсәң, авылның нигезләнүе 240-250 еллар чамасы элек булып чыга, ягъни 1750 елларга туры килә. Моннан чыгып тагын бер фаразга килергә була. Авылның нигезләнүе турында сүз чыкканда, кешеләр чукындыру сәясәтеннән качып килгәннәр дип уйларга да мөмкин.  Бу еллар-татарларны чукындыруның иң югары ноктасы - Аксак Каратун (Лука Канашевич) эшчәнлеге чоры. Бирегә мөселманнар чукындырудан качып килсәләр, чукындырылганнары мөселман диненнән язмас өчен алар белән ияреп килеп төпләнүләре дә бик мөмкин.

         Яңа Чәчкап авылының   ΧVIII гасыр урталарында гына нигезләнүен башка фактлар белән дә расларга мөмкин.

          1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдән күренгәнчә, авылдагы 90 хуҗалыкта 249 ир-ат һәм 241 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән. 1898 елда басылып чыккан белешмәдә Яңа Чәчкап авылында татарлар яши дип күрсәтелә. К.П.Берстель бастырып чыгарган белешмәгә караганда, Яңа Чәчкап авылында 862 татар кешесе көн күргән.

          Югарыда телгә алынган тарихи белешмәдән күренгәнчә һәм олылар сөйләвенә караганда, авылда аз гына санда керәшеннәр дә яшәгән. Аларны аерым, керәшен зиратына күмгәннәр. 1905 елдан соң керәшеннәрне гомуми зиратка күмә башлаганнар.

          Авылда һәр хуҗалыкның үз тамгасы булган. Кайсыныкы сәнәк, кайсыныкы ай, кайсыныкы балта һ.б. Гадәттә, авыл старостасы да берәр исемлек төзегәндә исем-фамилия урынына шул йортның тамгасын гына куя торган булган.

          Авылда яшелчә үстерүчеләр булмаган диярлек. Кайбер кешеләр кабак, шалкан һ.б. үстергән. Кишер һәм суган үстерүчеләр аз булган. Һөнәрчелек тә юк дәрәҗәсендә булган. Ә итек басу, тире эшкәртү эшенә халык сугыш вакытында гына өйрәнә.

          Яңа Чәчкапта мөселман дине элек-электән тирән тамыр җәйгән булган, авылда ике мәхәллә һәм шуңа нисбәтән ике мәчет эшләгән. Бер мәчет 1889 елда төзелә. Аргы яктагысы 1918 елда төзелгән. 1938 елда ул мәчетнең манарасы киселә һәм анда җидееллык мәктәп ачыла. Бу яктагысының манарасы 1940 елда төшерелә һәм аның бинасы 1980 елларга кадәр клуб, китапханә хезмәтен үти.

          Авылда электән үк мәдрәсә булган. 1890 елда мәчет төзелгәч, мәдрәсә аерым бинада эшли башлый. Аңа кадәр балаларны мулла өендә укытканнар. Мәдрәсәдә ир балалар укырга-язарга өйрәнгәннәр. Алар шунда укыганнар һәм торганнар.