Яңа Чәчкап авылы тарихы (берләштерү, 2)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Чәчкап авылы тарихы (берләштерү, 2) latin yazuında])

Буа районы Яңа Чәчкап авылы тарихы

       Моннан 260 еллар элек Урман Чәчкабыннан (хәзерге Кайбыч районында бу авылны Иске Чәчкап дип тә йөртәләр) шушы урынга беренче булып өч нәсел күчеп килгән, имеш. Боларның берсе – Мыек, икенчесе – Колый, өченчесе – Бүре нәселеннән, имеш. Әле боларга дүртенче нәсел дә килеп кушылган икән. Моны болай аңлаталар. Яңа Чәчкап авылы белән хәзерге Чуваш Аксуы арасында “Йортлар урыны” дигән җир бар. Менә шушында кечкенә генә авыл булган. Ә авылның бер өлеше елганың аргы ягында икән.
        Яңа Чәчкап авылы нигезләнгән елларда чуваш һәм башка кабиләләр яшәгән яклардан һөҗүм итүче юлбасарлардан бу авыл халкы җәфа чигеп яшәгән. Тынычлап яшәргә мөмкинлек булмагач, елганың сул ягында яшәүчеләр хәзерге  Бик-Үти авылына күчеп урнашкан. Болары Бик, тегеләре Үти булган, ә кушылгач, Бик-Үти исемен алганнар, имеш. Елганың уң ягында калган берничә йорт та Яңа Чәчкап авылына күчеп киткән. Алары  - авылның дүртенче нәселе, имеш.
      Авылның нигезләнүе турында сүз чыкканда, урман якларыннан чукындыручылардан качып килүчеләр диючеләр дә бар. Болай да булуы мөмкин. Бу еллар – татарларны чукындыруның иң югары ноктасы – Аксак Каратун-Лука Канашевич эшчәнлеге чоры. Бирегә мөселманнар  чукындырудан качып килсәләр,чукындырылганнары мөселман диненнән язмас өчен алар белән ияреп килеп төпләнәләре дә бик мөһим.
       Урман ягыннан кыр ягына, буш җирләргә күчеп утыру бер Яңа Чәчкап авылына гына хас түгел. Күрше -тирә авылларда да мондый күренешләрне очратырга була.

Авылым халкы үзенең динилеге белән дан тота. Районыбызда иң беренче мәчетне дә монда ачалар. Ул беркайчан да бикләнми. Икекатлы мәчеткә биш вакыт намазга йөриләр. Халык акчасына янәшә генә мәдрәсә дә төзеп куйдылар. Анда хатын-кызлар белем ала. Рамазан айларында ураза тоталар. Корбан бәйрәмен дә көтеп алалар. Корбан чалучылар елдан-ел күбәя бара. Дини мәҗлесләр еш үткәрелә. Мәктәп укучылары да дин гыйлеме алырга тырыша. Кичләрен мәчетләргә йөри, гарәп хәрефләре өйрәнә, намаз уку серләренә төшенә. Бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин дә “Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе – дин өйрәтеп калдыру” дигән.

     Яңа Чәчкап авылы кешеләре тырышлыклары, максатчан булулары, авыр заманнарда да тормышны алып бара белүләре белән атаклы. Бу авылның төзек, йортларның матур һәм уңайлы, көнкүрешнең җайга салынган булуын да, хәтта ашау-эчүдә, киенү-ясануда да чагыла. Мул һәм мәгънәле итеп яшәү бизи авылдашларымның тормышларын.