Яһүд теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яһүд теле latin yazuında])
Яһүд телендә никудлы язма

Яһүд теле, иврит, гыйбрани теле, עברית, עִבְרִית, уку: [`ıv'ʁıt] (Ivrit, иврит) — яһүд халкының милли теле; Израилдә рәсми тел. Иврит теле хәрефләре, латин һәм грек хәрефләре белән беррәттән кайвакыт халыкара математика билгеләмәләре буларак кулланыла. Хәзерге Иврит теле Израиль Дәүләтенең сөйләм һәм рәсми теле буларак XX гасырда торгызылган һәм җайлаштырылган булган. Иврит хәзер сөйләшелә торган ике төньяк-көнбатыш семит телләренең берсе булып тора, икенчесе - арамей теле.

Хәрефләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яһүд әлифбасы 23 хәрефтән тора.

Хәреф Исем Ашкеназ исеме Яһүд телендә исеме Транскрипциясе
א Алеф Алеф אָלֶף [']
ב Бет Бейс בֵּית [b] (дагеш белән); [v]
ג Гимель Гимель גִימֶל [g]
ד Далет Долес דָלֶת [d]
ה Һей (Һе) Һей הֵא [h]
ו Вав Вов וָו [v]
ז Зайин Зайин זַיִן [z]
ח Хет Хэс, хэйс חֵית [x]
ט Тет Тэс (Тэйс) טֵית [t]
י Юд Йод יוֹד [j]
כךְ Каф Коф כָּף [k] (дагеш белән); [x]
ל Ламед Ламед (Ломед) לָמֶד [l]
מם Мем Мем מֵם [m]
נן Нун Нун נוּן [n]
ס Самех Сомех סָמֶך [s]
ע Айин Аин, айин עַיִן [`]
פף Пэ Пэй פֵּא [p] (дагеш белән); [f]
צץ Цади Цоди, цодик צָדִי [ts]
ק Куф Коф קוֹף [k]
ר Рэш Рэйш רֵיש [ ʁ ]
שׁ Шин Шин שִׁין [ ʃ ]
שׂ Син Син שִׂין [s]
ת Тав Тов, сов תָו [t]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Берлин И. Язык еврейский // Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона. — СПб., 1908—1913.