Җилкәнканатлылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Papilio.machaon.7553.JPG

Җилкәнканатлыла́р (Papilionidae) - чукмармыеклы көндезге күбәләкләр семьялыгы. 530 дан артык төре билгеле, күбесе тропикларда тереклек итә; Россиядә якынча 40 төре бар.

Канат җәеме Европа төрләрендә 90 мм, тропик төрләрдә 250 мм; арткы канатлары эчке кырые буенча дугасыман уемлы һәм корсагына тиеп тормый. Аксыл һәм төрле төстә. Аяклары яхшы үскән. Гусеницаларының күкрәк алдында чәнечкесыман итчел исле бизләре бар, куркыныч янаганда алар тышка чыга һәм сыекча бүлеп чыгара. Чатырчәчәклеләр, кантибәрчәләр һ.б. үсемлекләрдә һәм агачларда яшиләр. Курчаклары, гадәттә, ачыктан-ачык асылынып тора. Семьялыкның исеме күбәләкләрнең очу рәвешеннән алынган - канатлары белән берничә тапкыр җилпенеп, иркен очалар. Татарстан территориясендә 5 төре билгеле: махаон; подалирий (Iphiclides podalirius), канат җәеме 68-87 мм, тонык сары төстә, аркылы кара буйлар бар, арткы канатларының өстендә айсыман зәңгәр тимгелләр, аскы ягында берәр кызыл тап бар, июньдә оча; поликсена (Zerynthia polyxena), 45-56 мм, кара чуар сурәтле, сары төстә, апрель-майда оча; аполлон; мнемозина яки кара аполлон (Parnassius mnemosyne), 52-60 мм, ак төстә, сирәк кенә кара вак таплары бар; майдан июль уртасына кадәр оча.

5 төре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]