Җыерчык (геология)
Внешний вид
Җыерчык — тектоникада тау токымнары катламнарындагы бөгелеш (кәкрәю). Җыерчыклар, гадәттә, катламнарның тоташ ятылышын үзгәртмичә барган тектоник деформация нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җыерчыклар формасы, пространстводагы урыны, ясалышы (хасил булуы) белән аерыла.
- Беренче рәт җыерчыклар. Алар — иң эре җыерчыклар. Озынлыклары йөзәр, киңлекләре уннарча километрга сузылган структуралар.
- Антиклиналь җыерчык (грек. anti - каршы, грек. klin - авышу). Тау токымнарының җыерчыкланып, өскә таба бөгелеп күтәрелгән өлеше. Кабарынкы җыерчыкның үзәге борынгырак тау токымнарыннан хасил була.
- Синклиналь җыерчык (грек. synklino – авышам). Катламнар бөгелеп, кабарынкы ягы аска караган җыерчык. Үзәге яшьрәк утырмалардан ясала.
- Икенче рәт җыерчыклар. Алар рәтенә эрерәк структураларны катлауландыручы җыерчыкларны кертеп исәплиләр.
Аерым элементлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җыерчыкларларның аерым элементларының үз атамалары бар:
үзәк (төш) — җыерчыкның эчке өлеше.
йозак — җыерчыкның югары яки түбән өлешенең иң бөгелгән (кәкрәйгән) урыны.
канатлар — җыерчыкның ян-ягы, анда бөгелеш (кәкрелек) сыйфатын үзгәртә.
шарнир — йозак үзәге янында җыерчык бөгелә торган сызык (линия). Күчәр өслеге күрше катламнарның шарнирлары белән барлыкка килә. Күчәр өслегенең горизонталь яссылык (гадәттә, Җир өслеге) белән кисешүе күчәр барлыкка китерә.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- А. Б. Кирмасов. Складчатые дислокации. 2021 елның 15 ноябрь көнендә архивланган. Большая российская энциклопедия.
- David D. Pollard; Raymond C. Fletcher. Fundamentals of Structural Geology. Cambridge University Press, 2005 ISBN 0-521-83927-0.